Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Карабодай бәлеше

Карабодай ярмасыннан бәлешне итсез дә пешерәләр. Ит урынына күп итеп суган белән май салалар, аны да гөбәдия шикелле үк биек итеп ясыйлар.

1 бәлешкә: төче камыр, 1 килограмм карабодай ярмасы, 200-300 граммм сары май, 300 грамм суган, бераз тоз, борыч кирәк.

Моның өчен карабодай ярмасын чистартып, юып, кайнар табада бераз кыздыралар, аннары кайнап торган тозлы сөткә салып бүрттерәләр, иләктә саркыталар, суынгач, бәлеш ясыйлар.

Бәлеш эченә күп итеп май, суган салалар һәм тоз, борыч сибеп болгаталар. Суганны майда кыздырып алсаң да була.

Карабодай бәлешенең камыры төче була, басканда бераз шикәр комы өстәргә онытмагыз.

Табынга табасы белән кайнар килеш чыгаралар.Ашларыгыз тәмле булсын!

«Мәйдан» журналы

Фото:Елена Филиппова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев