Төрледән-төрле

Баскычтан җәяү йөрү ничек ярдәм итә?

Җәяү йөрү физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе санала. Ә менә баскычтан йөрү икеләтә файдалырак.

Белгечләр әлеге физик активлыкны фитнес белән шөгыльләнү белән дә чагыштыра. Кыскасы, әгәр дә фитнес-клубка йөрергә вакытыгыз, акчагыз юк икән, баскычтан йөрегез.

  • гомум кан һәм лимфа агымын стимуллаштыра;
  • буыннарны ныгыта;
  • аяклардагы, ботлардагы целлюлиттан арындыра, тән авырлыгын киметә, ябыктыра;
  • организмның чыдамлыгын күтәрә;
  • йөрәк, кан тамырлары, үпкә авыруларыннан профилактик чара;
  • баш мие эшчәнлеген көчәйтә;
  • борчылудан һәм депрессиядән арындыра;
  • мускулларны ныгыта, гәүдәнең төз булуына булышлык итә.

Фото: «Туганайлар»

 


Нет комментариев