Хәбәрләр

Мәләкәстән Руслан Иванов хәрби-патриотик эшкә керткән өлеше өчен медале белән бүләкләнде

Кичә «Энергетик» Мәдәният сараенда Тукай муниципаль районы үзенең зур юбилеен — 50 еллыгын билгеләп үтте.

Бәйрәм бик күңелле узган: кунаклар алдында татар эстрадасының яраткан йолдызлары чыгыш ясаган, ихлас котлаулар яңгыраган.

«Ә иң мөһиме — бу, әлбәттә, безнең кешеләр. Бу көнне туган җиребезне хезмәте һәм батырлыгы белән данлаганнарны хөрмәтләделәр. Безнең авылдашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды: майор, махсус хәрби операция ветераны Фәнис Галимуллин югары бүләккә — Батырлык орденына лаек булды. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслан Иванов, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында хәрби-патриотик эшкә керткән шәхси өлеше өчен медаль белән бүләкләнде», – дип сөйләде китапханәче Лидия Фартдинова.

Фото Руслан Ивановтан.


Нет комментариев