Әлеге фотоны Мөслим районының Яңа Усы авылында туган Маргарита Кондратьева җибәрде.
Фото турында ул болай сөйләде:
«Безнең гаилә альбомында 83 ел инде бик кадерле фото саклана. Фотода әтием — Кондратьев Александр Кузьмич. Сугышта катнашып, әтиебез ике тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Тарихка кереп калган Прохоровка сугышын күпләр хәтерлидер. Әнә шул тимер ташкын эреп аккан сугышта катнаша әтиебез. Гади танкчы булып кына түгел, башта орудие командиры, соңрак танк командиры була. Әле бит үзенә нибары 18 яшь тулып килгән чак. Плацдармны яулаган чагында старшина Кондратьевны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Икенче «Батырлык өчен» медале белән Кременчуг янында чолганыштан котылгач бүләкләнә. Кабат кереп, шул чолганышта калган 18 хәрбигә чолганыштан чыгарга ярдәм итә. Әлеге фотода командиры кулын кысып медаль тапшырган вакыт.
Әтиебез бик тыйнак иде. Ә бит күпме батырлыклар күрсәткән әтием. Виктория апамның төпчек улы Рамискә тирән рәхмәтле мин. 10 класста республикакүләм бәйгегә хәзерләнгән вакытта, Әмәкәйдән Усыга килеп, бабасының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сораштырган. Менә шул әңгәмәдән генә белдек әтинең батырлыклары турында
Нет комментариев