Ана капиталының калган өлешен (әйтик, 10 мең сум күләмендә) бер тапкыр банк счетына күчерергә рөхсәт ителә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин шулай дип белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.
«Гаилә мөрәҗәгать иткән көнне, калган сумманы аңа күчерәләр. Сертификат хуҗасы алынган акчаны үз максатларына тота ала», – дип искәртте парламентарий.
Шул ук вакытта, түләүне алу өчен сертификат хуҗасына, банк счеты реквизитларын күрсәтеп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки күп функцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Депутат сүзләренчә, мөрәҗәгатьне биш эш көне эчендә карарга мөмкиннәр, уңай карардан соң акча күчерүгә тагын шуның кадәр вакыт үтәчәк.
Гаиләләр ана капиталының төп өлешен торакка, балаларын укытуга, өч яшькә кадәрге балага айлык түләүләргә һәм закон белән каралган башка максатларга юнәлтә. «Ана капиталыннан ирекле файдалану билгеләнгән сумма чикләрендә түләнгән калган акчага гына кагыла», – дип искәртте Говырин.
Ана капиталы, сарыф ителмәгән акчаларны да кертеп, 2026 елның 1 февралендә автомат рәвештә 5,6 процентка индексацияләнде. «100 мең сум күләмендәге калган акча индексациядән соң 105,6 мең сумга кадәр артты. Актуаль сумманы Дәүләт хезмәтләре порталындагы өземтәдән карарга мөмкин», – диде ул. 2026 елда ана капиталы беренче балага – 728 мең сум, икенче балага (әгәр элегрәк гаилә сертификат алмаган булса) 963 мең сумга якын тәшкил итә. Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Нет комментариев