Хәбәрләр

Үрәсбаштан Любовь Павлова әдәплелек турында кызыклы фикерләрен әйтте

Без бер көн эчендә бик күп кешеләр белән очрашабыз. Аларны үзебезчә әдәпле һәм әдәпсез кешеләр дип бәялибез.

Гади генә итеп әйткәндә, әдәплелек ул — үзеңне башкаларның эчләрен пошырмаслык, ачуын китермәслек, шәхесен кимсетмәслек итеп тоту. Тумыштан ана сөте белән канга сеңдерелгән, гаилә тәрбиясе белән үстерелгән әйбәт сыйфат. Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Любовь Павлова  бу хакта бик матур фикерләрен әйтте:

«Әниемнең миңа бала чакта әйткәннәрен искә төшерәм. «Балам, — дия иде ул. — Әдәпле бул, әдәпле бала бәхетле була». Әлбәттә, бу сүзләрнең мәгънәсен мин кечкенә чакта аңламадым. Үсә төшкәч, кеше арасына кергәч, бу сүзләрнең тирән мәгънәсен белдем. Өлкәннәрне зурлап исәнләшү, әдәп саклап өлкәннәргә урын бирү, кечене кече итү, гореф-гадәтләрне үтәп, саклап яшәү һәм бик күп сыйфатларны бу сүзгә кертеп булыр иде.

Юкка гына халкым: «Әдәп төбе — матур гадәт», — димәгән. Әнием югары белем дә алмаган, ә тормышта иң кирәкле булган әдәп төшенчәсе белән мине яшьтән үк таныштырып килгән. Инде хәзер үзем тәрбияче, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшлим. Аларга көн саен әдәпнең нигезе булган керәшеннәрнең матур гадәтләрен сеңдерәсем килә.

Күп кенә әкиятләр укыйбыз. Балалар әкият геройлары аша батырлык-куркаклык төшенчәсен ачыклыйлар. Китапханәгә дә балаларыбыз бик теләп бара. Соңгы вакытта бер шөгылебезне шунда үткәрдек. Мәдәният йорты безгә керәшеннәрнең җырулы-биюләрен тирәнрәк төшенергә ярдәм итә. Балалар монда тамашачы гына булып калмый, үзләре дә зурларга кушылып җырлый, бии.

Язмамны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әниләр, нәнәйләр өйрәткәнчә, әдәпнең нигезе гаиләдә салына, алга таба ул ныгый, үсә бара. Димәк, әдәплелеккә өйрәтү ул уртак эшебез. Шуны онытмасак иде.

Любовь  Павлова фотосы


Нет комментариев