Җимеш пироглары эчлеге агып чыкмасын өчен нишләргә?
Эчлеге сыек булган «ачык» бәлешләр ( җиләк, шомырт бәлеше), гадәттә, табага агып чыгып, камырны боза. Моны булдырмас өчен нишләргә?
- Сыек эчлеккә печенье яисә сохарине онга әйләнгәнче төеп салырга мөмкин. Өстенә төелгән дарчин (корица) сипсәң, тагын да әйбәтрәк.
- Бәлеш эченә берничә урынга куыш эчле кыска токмач («перья») урнаштырырга да була. Болай эшләгәндә, җиләк суты кайный башлагач, токмач өскә күтәреләчәк һәм табага агып чыкмаячак. Бәлеш пешкәч, токмачны алып куябыз да — шуның белән шул. Бу очракта токмачның каты сортлы бодайдан җитештерелгәне әйбәтрәк.
- Эчлек өстенә 1–2 чәй калагы манный ярмасы сибүчеләр дә бар. Сутны үзенә сеңдереп, эчлекнең агып чыгуын булдырмый ул. Манный урынына төелгән солы лачаулары кулланырга да мөмкин. Бәлештә ярманың тәме сизелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев