Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?
Халыкта “Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта, шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.
Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге таблицага июль аенда җыясы кайбер дару үләннәре.
Ромашка
Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.
Меңьяфрак (Тысячелистник)
Бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.
Сары мәтрүшкә
Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.
Алтынбаш (Золототысячник)
Ялкынсынуларга крашы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.
Тырнак гөл (календула)
Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.
Әрекмән
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.
Кура җиләге
Азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.
Әрем
Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.
Сукыр кычыткан
Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.
Меңьяфрак
Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы.
Өч төсле миләүшә
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев