Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Зәй төбәге аны онытмый

18 февраль көнне Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Олимпия һәм дөнья чемпионы, 5 тапкыр кышкы Универсиада, 12 тапкыр СССР чемпионы Федор Симашев истәлегенә чаңгы ярышлары үтте. Ярышта 11 авылдан мәктәп укучылары катнашты. Бәйрәм ярышлары Федор Симашевның тууына 70 еллыкка багышланды. Тантана үзе Федор Симашевка куелган стела янында башланып китте. Укучыларны,...

18 февраль көнне Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Олимпия һәм дөнья чемпионы, 5 тапкыр кышкы Универсиада, 12 тапкыр СССР чемпионы Федор Симашев истәлегенә чаңгы ярышлары үтте. Ярышта 11 авылдан мәктәп укучылары катнашты.

Бәйрәм ярышлары Федор Симашевның тууына 70 еллыкка багышланды. Тантана үзе Федор Симашевка куелган стела янында башланып китте. Укучыларны, укытучыларны, кунакларны мәктәп директоры Николай Иванов кайнар сәламләде, ярышта уңышлар теләде. Баграж авыл җирлеге башлыгы Григорий Минеев, спортчыларны, кунакларны спорт бәйрәме белән котлап, мондый ярышларны ел да уздырырга кирәклеген әйтте. Россия чемпионы, СССР ның спорт мастеры Рәшит Ханнанов, спорт мастерына кандидат Михаил Краснов якташлары Федор Симашев турында якты истәлекләр сөйләделәр. Кунаклар арасында спорт мастерына кандидат Афанасий Кондратьев та бар иде. Федор Симашев Мәскәүдә "Динамо" клубында баш тренер булып эшләгәндә, ул аның янында шөгыльләнгән, шул чакларын искә алды. Аннары, Федор Симашевның туган йортына олимпия "боҗралары" куелды.

Ярышлар бик уңайлы урында, мәктәп белән янәшә генә ачыклыкта оештырылды. Музыка куелган, теләгән кешегә кайнар чәй бар, медпункт янәшә генә. Ярышны карарга Федор Симашевның авылдашлары да күп җыелган иде.

Ярыш төрле яшьтәге балалар арасында оештырылды. Малайлар, кызлар, төрле яшьтә ярышучыларны бергә күрсәтсәк, беренче урынны Максим Коронов (Югары Баграж), Венера Коронова (Югары Баграж), Ринат Баранов (Югары Мәлем), Лариса Коронова (Югары Баграж), Елизар Бутаков (Югары Баграж), Анастасия Утягановалар (Сарсаз-Баграж) яулады.

Җиңүчеләрне Зәй районының спорт һәм туризм идарәсе башлыгы, Федор Симашевның дусты Петр Уразайкин котлады. Аларга медаль һәм грамоталар, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Спонсорлар бүләкләрне мулдан әзерләгән, хәтта 4 нче һәм 5 нче урыннарны алучылар да бүләкле булды.

Әлеге юмарт спонсорлар исемлегендә Григорий Коронов (әтисе - Россия спорт мастеры Петр Коронов), Григорий Минеев (Баграж авыл җирлеге башлыгы), Любовь Усманова (шәхси эшмәкәр), Николай Симашев (Федор Симашевның энесе, Мәскәүдән акча җибәргән), Михаил Краснов (СССР спорт мастерына кандидат), Рәшит Ханнанов (Россия чемпионы, СССР спорт мастеры), Афанасий Кондратьев (СССР спорт мастерына кандидат) һәм башкаларның фамилияләре бар. Трассаны "Буран" белән Югары Баграж авылы егете Сергей Муханов һәм физкультура укытучысы Ленар Меньшиковлар хәзерләде.

Укучылар Федор Симашев музеенда булдылар, кызыклы материаллар белән таныштылар. Аларга тәмле ризыклар белән чәй эчерү оештырылган иде.

Бу ярышны үткәрүдә Югары Баграж мәктәбе коллективы зур көч куйды. Кунаклар зур оешканлык өчен коллективка рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр. Авылдашыбыз, туганыбыз Федор Симашевны онытмаганнары, аның истәлеген шулай олылаганнары өчен, бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Татьяна МИРОНОВА,
Зәй районы Югары Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев