Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Президиум утырышы узды

13 ноябрь көнне, Республика керәшен оешмасының Президиум утырышы булып узды. Аны оешманың идарә җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырыш барышында III керәшен яшьләре форумын, VII Туым җондозы фестивален уздыру проблемалары, Ассамблея һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының яңа ачылган порталына керәшеннәр турында информация җыю мәсьәләсе һәм Республика керәшен оешмасының бүгенге хәле...

13 ноябрь көнне, Республика керәшен оешмасының Президиум утырышы булып узды. Аны оешманың идарә җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырыш барышында III керәшен яшьләре форумын, VII Туым җондозы фестивален уздыру проблемалары, Ассамблея һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының яңа ачылган порталына керәшеннәр турында информация җыю мәсьәләсе һәм Республика керәшен оешмасының бүгенге хәле каралды.
Утырыш барышында III керәшен яшьләре Форумының 2014 елның 5-7 декабрендә Казанда узачагы билгеле булды. Форумда 80 делегат катнашачак. Ике көнлек программада кызыклы очрашулар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар каралган.
"Туым җондозы" фестиваленең сайлап алу турларын уздыру районнарда 15 декабрьдән башланачак. Мондый турлар быел Кайбыч, Зәй, Чистай, Кукмара районнарында һәм Казанның үзендә узачак. Фестиваль-конкурсның Гала-концерты 24 январьда Казан шәһәре яшьләр үзәгендә булачак.
Жюри членнары итеп фольклорчы, Казан Дәүләт Консерваториясенең татар һәм этник җырларны өйрәнү кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе составында эшләүче керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, Татарстан Республикасының Халык артисты, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Георгий Ибушев, җырчы-композитор, Татарстанның Халык артисты Виталий Агапов, "Бәрмәнчек" Дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, ТР Атказанган артисткасы Эльмира Кашапова, Казан Дәүләт Консерваториясе музыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Завгаровалар билгеләнде.
Надежда Токранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев