Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Көзнең бер көне ел туйдыра

"Язның бер көне елны туйдыра", диләр. Шул ук сүзләрне көзгә карата да әйтеп була бит.

Язын вакытында чәчеп, җәен утап, сугарып үстергән кадерле уңышыңны җыеп алырга көз матур көннәрен бирмәсә, кая барырсын? Быелгы көз, шөкер, бирде андый көннәрне. Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында бәрәңге алган вакытка туры килеп, колхозчылар ("кооперативчылар" дип әйтү әллә ничек) белән бергә басуларны иңләп, Ходай биргән уңышка шатланып кайттык. Бу хуҗалыкка село Чура, Кече Чура, Пчеловод, Поршур, Леньвиж, Янил авыллары керә. Бәрәңгене биредә 300 гектарда игәләр. Басуларда көнне төнгә ялгап, тулысынча механикалаштырылган биш бригада эшли. Комбайн казып чыгарган бәрәңгеләр, транспортер аша үтеп, бункерга тутырыла. Транспортердагы бәрәңгене балчык кисәкләреннән, чүбеннән арындырып торалар. Уңыш бункерлардан машиналарга бушатылып, подвалларга салына бара. "Невский" белән "Гало" сортлары быел бигрәк тә уңган. Вахитлылар үзләрен генә түгел, Казан, Мәскәү, Петербургны да туйдыралар, ярминкәләргә дә чыгалар икән.

Сезнең игътибарыгызга бәрәңге басуыннан фоторепортаж һәм видеоязма тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Көзнең бер көне ел туйдыра

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев