Бу көн безгә нурлы көн,
Җанда шатлык тулы көн.
Бәйрәм көн бу - Олы көн -
Христос терелеп торган!
Әби-бабам белгән көн,
Борынгыдан килгән көн,
Җиргә иман иңгән көн -
Христос терелеп торган!
Көне дә кояшлырак,
Аш-су бүген затлырак,
Йөзләр бүген яктырак -
Христос терелеп торган!
Бу көн - безнең...
Бу көн безгә нурлы көн,
Җанда шатлык тулы көн.
Бәйрәм көн бу - Олы көн -
Христос терелеп торган!
Әби-бабам белгән көн,
Борынгыдан килгән көн,
Җиргә иман иңгән көн -
Христос терелеп торган!
Көне дә кояшлырак,
Аш-су бүген затлырак,
Йөзләр бүген яктырак -
Христос терелеп торган!
Бу көн - безнең көткән көн,
Безне бердәм иткән көн,
Халкым келәү иткән көн -
Христос терелеп торган!
Сөенчегә балалар
Манган күкәй алалар,
Изге хәбәр салалар -
Христос терелеп торган!
Белмәгәннәр белсеннәр,
Ишетмәгән - ишетсен:
Бәйрәм бүген - Олы көн!
Бу изге көн - безнең көн -
Христос терелеп торган!
Никифор ТУКМАЧЕВ
Нет комментариев