Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Геннадий Макаров: "Нагайбак авылларында ана телләрен укыту мәсьәләсен күтәрү кирәк"

Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яшәгән нагайбакларның иҗатын туплаган "Нагайбакларның җырлары һәм уен кораллары" дип аталган китап дөнья күрде. 1100 данәдә чыккан китапның авторы - музыка белгече Геннадий Макаров. Авторның "Азатлык" радиосы журналисты Наил Аланга биргән интервьюсын тәкъдим итәбез. "Нагайбакларның иҗатын алар яшәгән җиргә барып туплау, көйләрен нотага салу, уен кораллары...

Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яшәгән нагайбакларның иҗатын туплаган "Нагайбакларның җырлары һәм уен кораллары" дип аталган китап дөнья күрде. 1100 данәдә чыккан китапның авторы - музыка белгече Геннадий Макаров. Авторның "Азатлык" радиосы журналисты Наил Аланга биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

"Нагайбакларның иҗатын алар яшәгән җиргә барып туплау, көйләрен нотага салу, уен кораллары һәм җырларының килеп чыгышын өйрәнү, аларны фәнни хезмәтләргә кертү һәм шулай ук дөньяга тарату - бүгенге этнологиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Миллилекне халык иҗатын туплау белән бергә, ана телләрен дә мәктәпләрдә укытканда гына саклап калып булачак, ди автор.

- Безнең тарихи мирасыбыз төрле өлкәләрдә, төрле төбәкләрдә төрлечә яшәп килә. Бу төрлелекне саклап калу бүген җиңел түгел, шулай да без моның өчен тырышабыз. Бу китап, бер яктан, фәнни эзләнүләр булса, икенче яктан, бу җырларны, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен дип тә әзерләнде. Хәзерге буын элекке гореф-гадәтләрне белеп бетерми, китаптан карап булса да башкарылса, бу җырлар һәм көйләр яшәячәк".

- Нагайбакларның Татарстанда яшәгән керәшеннәрдән аерылып торган үзгә җырлары күпме?

- Риваятьләрдән күренгәнчә, нагайбаклар Казан артыннан күчереп утыртылган халык. Аларның көйләре Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның Бакалы районында яшәүче керәшен авылларындагы көйләргә хас. Казак (казачество) хезмәтендә булу аларга зур йогынты ясаган. Казаклар ничек җырласа, нагайбаклар бүген дә нәкъ шулай итеп башкара. Өлкән яшьтәгеләрнең телләре бик яхшы сакланган. Алар элекке диалектта сөйләшә. Нагайбакларның җырларында керәшеннәр белән уртаклык бар, әмма казак аһәңнәре белән баетылган, дип әйтергә була.

Нагайбакларның җырларында, беренчедән, урыс казак һәм шулай ук казахларның аһәңнәре дә бар. Аларның авыллары башта казах авыллары арасына урнашкан булган. Алар бүген дә Чиләбе өлкәсендәге Нагайбак районының казах авыллары белән бик тату яши. Бу йогынты да сизелеп тора.

- Бу җырлар аларның табын җырларына әйләнгәнме?

- Нагайбаклар да мондагы керәшеннәр шикелле туйларын уздыра, туганнар аралаша һәм табыннарда бер-берсенә кушылып җырлый. Алар күмәкләшеп җырлый торган җырларны "җыен көйләре" дип атый. Нагайбакларда борынгылык шактый сакланган. Телләре башкачарак, әмма, минем уемча, алар элекке сөйләшне саклап калган. Без, Татарстанда яшәүче керәшеннәр, әдәби тел тәэсирендә телебезне бераз үзгәрткәнбез.

- Табында җырлаганда аларны яшьләр дә отамы соң?

- Бүген ул шулай. Әмма моңа кадәр аларның үзаңнары шактый түбән иде. Бүген исә алар үзгәлекне югалтмаска, телләрен дә сакларга тырыша. Узган гасырның 60-нчы елларыннан алып бүгенгә кадәр нагайбак мәктәпләрендә ана теле укытылмый. Илле елдан артык бары тик урыс телендә генә белем алалар. Бу хәл бик көчле ассимиляциягә, телне югалтуга китергән.

- Бүген бу хәл бигрәк тә актуаль мәсьәлә. Оренбур өлкәсендә тагын милли мәктәпләрне яба башладылар. Чиләбе өлкәсендә аларны ябып бетергәннәр дип әйтергә була. Алдагы сорау нагайбакларның уен кораллары турында иде. Алар нинди уен коралларында уйнарга ярата?

- Анда да хәлләр бездәге кебек. Милли хәтерләрендә думбра, курай, сыбызгы, кубыз бар. Тальян гармуннарда, ике рәтле гармуннарда бик матур итеп уйныйлар. Заманында аларның бик яхшы гөсләчеләре бар иде. Мин аларның соңгы гөсләчеләрен Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районында язып та алдым.

Бүген югала барган уен коралларын тергезер өчен бу яңа чыккан китап менә дигән кулланма булыр дип ышанам.

- Үзләрендә дә миллилекне саклау теләге тусын өчен, ни эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

- Татарстан һәрвакытта да нагайбаклар белән кызыксынды. Аларны "Түгәрәк уен" фестивальләренә дә чакырдылар. Безнең керәшен җәмгыяте дә Нагайбак районына барып, алар белән аралашып, бездәге Питрау бәйрәменә чакырып торабыз. Алар килеп күрә дә, хәзер үзләрендә шундый ук фестивальләр оештыра.

Монда иң төп мәсьәлә - ул укыту. Мәгариф системасында тел, халык иҗаты өйрәтелмәсә, аны фестивальләрдә генә яшьләр күңеленә сеңдерү бик авыр. Бу яңа чыккан китапны, бәлки, мәктәпләрдә дә куллана башларлар, дигән өметтә каласы килә. Шик тә бар, чөнки мәктәпләргә милли компонентны кертүгә каршы торучылар бик күп.

- Күпчелеге нагайбаклар гына тупланып яшәгән авыллар күпме?

- Нагайбак районында мең ярым, ике мең кеше яшәүче чиста нагайбак авыллары бар. Иң зур авыллардан Сарашлы (Остроленко), Кили (Кассель), Яшь авыл (Париж). Яшьләр хәзер үзләренең фольклорлары, җырлары, тарихлары белән дә кызыксына башлады, үзләренең милли тамырларына игътибар артканнан арта гына бара. Икенчедән, җитәкчеләр дә халыкка йөз белән борылды, дип әйтергә була.

- Аларның җитәкчеләре кайсы милләттән?

- Баштарак урыс милләтеннән иде. Аннары нагайбак булды. Бүген Нагайбак районының җитәкчесе казах милләтеннән.

- Үз туган телләрендә укыту мәсьәләсен кем күтәрергә тиеш дип исәплисез? Татарстан Мәгариф министрлыгымы, әллә үзләреннән чыгарга тиешме?

- Татарстан үзенең кызыксынуын белдереп, Чиләбедәге мәгариф идарәсе белән бергә эшләсә, алга китеш булыр иде. Әгәр без, нагайбаклар, Чиләбе өлкәсенең Мәгариф министрлыгына үзебезнең яктан гына чыксак, әллә ни зур эш кыра алмабыз, дип уйлыйм. Укыту мәсьәләсе өстән төшәргә тиеш һәм бергәләп эшләү дөресрәк булыр. Без үзебез дә ялгыш җибәрдек. Гел Нагайбак районы белән генә эшләдек. Чынлыкта, Чиләбе аркылы эшләргә кирәк иде. Күңелгә хуш килгән әйберләр дә бар. Чиләбедәге татар конгрессы бүлекчәсе соңгы вакытта нагайбаклар белән төрле чаралар үткәрә. Бу да үзлегебезне, мирасыбызны саклап калырга ниндидер этәргеч бирә.

- Геннадий әфәнде, сез нагайбакларның җырларын магнитофон тасмасына язып ала идегезме?

- Мин ул якларга беренче тапкыр 1977 елның Яңа елында барган идем. Шактый еллар инде анда барам, кызыксынам, өйрәнәм. Мин туплаган көйләрне безнең "Бәрмәнчек" ансамбле дә җырлый, Татарстан җыр-бию ансамбле репертуарында да бар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фольклор ансамбльләре дә нагайбак көйләрен яратып башкара.

Бүген Казан консерваториясендә Нагайбак районыннан килгән ике студентыбыз бар. Берсе - Юлия Савельева, икенчесе - Вероника Барышникова. Вероника быел укырга килде. Әгәр без белгечләр әзерләсәк, алар шунда эшләргә кайтса, нагайбакларның мәдәниятен үстерү мөмкин булыр иде.

- Сез туплаган җырлар китапка аудио кушымта булып кермәдеме?

- Теләк бар, әмма бу китапка эшләп булмады. Алга таба өстәмә рәвештә дисклар да чыгарырга мөмкин булыр, дип уйлыйм. Бу өлкәдә Свердловск өлкәсенең Халык иҗаты йорты бик күркәм эш башкарды. Алар нагайбак көйләренең дискын чыгарды. Аның авторы - Светлана Кучевасова.

Нагайбак районының үзендә дә андый дисклар дөнья күрде инде. Анда биш авыл бар, һәрберсе фольклорларын туплаган дисклар чыгарды. Бу күренеш Татарстан өчен дә үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев