Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Дөньяның иң яхшы спортчылары – Казанда

2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр уза. Ярышларны 2011 елның июлендә җиңү яулаган Казан шәһәре кабул итә. Бу бәйгедә ул Гонконгтан һәм Мексиканың Гвадалахара каласыннан ѳстен чыкты.

Чемпионат 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларда 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 190 илдән вәкилләр катнаша. 2015 елда 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты уйнатылачак, бу - су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан. Дөнья чемпионаты программасына: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, хай-дайвинг керә.

Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатын ачуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм ФИНА Президенты доктор Хулио Маглионе катнашты.

Казанда су мундиале ачылышының гаҗәеп тантанасын 6000нән артык кеше тамаша кылды. Кунаклар иҗади уйланылышы һәм декорацияләре ягыннан кабатланмас булган спектакль карадылар. Шоу артистлары белән бергә тамашачылар да диңгез төбенә төштеләр, космостагы иң якты йолдызга очтылар, геройлар белән бергә хәлиткеч карарлар кабул иттеләр, үткәнне анализлап, киләчәккә өметле караш ташладылар. Тамашачыларны барлык планетаны йөзеп узып Казанга килеп җиткән һәм сцена уртасындагы зур бассейннан килеп чыккан йөзүче сәламләде. Йөзүче ролендә Татарстан егете, Россия чемпионаты призеры Никита Короев иде. Тантананы ачу бәхете аңа тәтеде. Оештыручылар тамашачыларга үзләрен пилигримнар - ялгыз дәрвишләр итеп хис итәргә тәкъдим иттеләр һәм тормыш чыганагы - суга таба булган метафорик юлны күрсәттеләр. Су төбендә борынгы Болгар шәһәре - заманча Казанның чишмә башы яшеренгән, тамашачылар аны да күрделәр. Шоуның символик герое - Акыл иясе суга үз серен ышанып тапшырды, хат салынган шешәне суда йөздереп җибәрде. Биючеләр өчен җиңнәреннән су агып тора торган костюмнар махсус эшләнгән. Суны һәр тамашачы тоя алды, шоуның башында стадионда чып-чын яңгыр башланды. Шоу өчен сценада эшләгән күпсанлы фонтаннарның иң зурысының биеклеге 12 метрга җиткән иде. Шоуның һәр эпизоды, тормыш чыганагына таба һәр адым аудиториягә, аерым алганда һәр тамашачыга бәйле иде. Тамашачылар, һәр сюжет эчендә калып, алдан биреп куелган реквизитлардан файдаландылар. Мисалга, тамаша кунаклары галактиканы күрсәтер өчен, ак фонарьларны, давыл образын сурәтләр өчен зәңгәр фонарьларны яндырып, тамашаның эчендә кайнап утырдылар. Тамаша ахырында исә тамашачылар тантана башында Акыл иясе тарафыннан суга җибәрелгән хатны да укыдылар. Моның өчен оештыручылар 6000нән артык хат әзерләгәннәр иде.

Фото: Максим Богодвид/РИА Новости

Чараның протокол өлеше Владимир Путинның сәламләү сүзләре белән ачылды: "Безнең ил мондый турнирны беренче тапкыр кабул итә һәм без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздырырга дигән максатны куябыз. Дөнья чемпионатын әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бу эшкә Татарстан Республикасы керткән өлешне аерым билгеләп узам. Биредә спорт үсеше мәсьәләләренә бик игътибарлылар. Дөнья чемпионаты уңышлы узсын өчен барысы да уртак тырышлык белән эшләнде. Спортчыларның барысына да югары үрләргә ирешүләрен, тамашачылар һәм җанатарларга матур һәм онытылмас хатирәләр телим!"

Фото ©Пресс-служба Президента России

Россия җыелма командасының байрак йөртүчесе синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионкасы Наталья Ищенко булды.

Фото: Максим Богодвид/РИА Новости

Шоуга гомумән алганда 200 биюче, спортчы, балет һәм цирк артистлары җәлеп ителде. Номерларның спорт ягыннан оештырылышы белән Мария Киселева шөгыльләнде. Тантана сценарие Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм куючы режиссер Алексей Сеченов җитәкчелегендәге төркем тарафыннан эшләнгән.

Ачылыш тантанасының "Пилигрим" рәсми шоуы Чемпионатның мәдәни программасына кертелгән һәм Чемпионат ачылышыннан соң - 26 июльдән 2 авгутска кадәр - 8 көн дәвамында көн саен кабатлап күрсәтеләчәк. Казанда узган шоуларны 50 мең кеше күрәчәк.

Су мундиальләре тарихында беренче тапкыр Чемпионатның ачылыш тантанасы бассейнда түгел, "Татнефть Арена" Боз сараенда узды.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев