Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

"Айбагыр" яңа сезонын ача

11-25 август көннәрендә "Айбагыр" этнолагеры дүртенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачарга җыена. Быелгы смена, гадәттәгечә, Яшел Үзән районы Ильинка авылы янындагы нарат урманында урнашкан "Мечта" сәламәтләндерү лагере базасына туплана. "Айбагыр" лагеры, беренче чиратта, керәшен балалары өчен оештырылган махсус лагерь. Халкыбызнең гореф-гадәтләре, фольклоры, традицияләре, үзенчәлекләре буыннан буынга күчеп, сакланып барсын...

11-25 август көннәрендә "Айбагыр" этнолагеры дүртенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачарга җыена. Быелгы смена, гадәттәгечә, Яшел Үзән районы Ильинка авылы янындагы нарат урманында урнашкан "Мечта" сәламәтләндерү лагере базасына туплана.

"Айбагыр" лагеры, беренче чиратта, керәшен балалары өчен оештырылган махсус лагерь. Халкыбызнең гореф-гадәтләре, фольклоры, традицияләре, үзенчәлекләре буыннан буынга күчеп, сакланып барсын өчен, инде балачактан ук бу культура белән таныш булып, аны өйрәнеп үсәргә кирәк. Әгәр дә керәшен хәрәкәте яшәсен, булсын дибез икән, димәк кечкенәдән үк без үзебезгә алмаш тәрбияләргә тиешбез. Бу - "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының төп максатларының берсе. Балалар лагеры булгач, керәшен халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен өйрәнү белән беррәттән, әлбәттә, программаның кызыклы булуы да күз алдында тотыла. Конкурслар, спорт ярышлары, төрле атаклы шәхесләр белән очрашу, экскурсияләр - болар барысы да программага кертелгән.

Быелгы сезон алдагы еллар белән чагыштырганда балалар саны буенча рекорд куяр дип көтелә. Бүгенге көнгә 100 гә якын баладан гариза кабул ителгән инде. Ял итүчеләр саны 120 булыр, дип көтелә. "Өч ел рәттән ял итеп, быел да килергә теләк белдерүчеләр шактый. Алар үткән елларны лагерьда дуслар табып, смена беткәч, Интернетта "Этнолагерь Айбагыр" группасында аралашып, киләсе очрашуны түземсезлек белән көтеп ята. Берничә алдынгы бала, өч ел лагерьда ял иткәннән соң, быел яшьләре җитеп, вожатый булып барырга теләк белдерде. Беренче тапкыр килергә җыенучы балалар да күп быел", - дип сөйләде республика керәшен оешмасы специалисты Алена Харитонова.

Лагерьга 10-16 яшьтәге, теләге булган һәр керәшен баласы кабул ителә. Ни өчен керәшен баласы дисәк, командалы уеннар вакытында аз гына булса да культура белән таныш булу кирәк. Аннары, смена тәмамлангач та, үзләренең белемнәрен бүтәннәр белән теләп бүлешергә әзер балалар тәрбияләү - лагерьның төп бурычларының берсе.

"Мечта" сәламәтләндерү лагеры директоры урынбасары Елена Кузнецова белән дә элемтәгә кердек.

- Без "Айбагыр" этнолагеры сменасын бик яратабыз һәм сагынып көтәбез. Бу смена мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле, шуның өчен дә ул безгә бик ошый. "Айбагыр" ны барысына да мактап торабыз, алардан үрнәк алырга чакырабыз, - диде Елена Николаевна.

Шулай ук быел вожатый булып барырга теләүчеләр дә бермә-бер арткан. 23 июль көнне "Айбагыр" лагерына әзерлек буенча ясалган киңәшмәдә 20 дән артык яшь кызлар һәм егетләр вожатый булырга үз кандидатураларын тәкъдим итте, тест язды. Балалар белән эшләргә төрле елларның титуллы "Керәшен чибәрләре" һәм "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының активистлары килә. Кайберәүләре быел шулай ук инде дуртенче тапкыр барырга җыена. Алар бу киңәшмәгә үзләре белән бик күп тәкъдимнәр һәм яңа идеялар алып килгәннәр. Өч ел рәттән "Айбагырда" вожатый булган Чаллы кызы Алёна Кудряшова үткән елларда лагерьда ял иткән балалардан сораштырып, аларның җаваплары буенча, 25 тән артык тәкъдим белән чыгыш ясады. Шулай ук беренче тапкыр вожатый булып барырга теләк белдерүчеләр дә шактый.

- Вожатый, беренче чиратта, балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Әлбәттә, начар гадәтләре булырга тиеш түгел: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, тәртип бозу лагерь территориясендә катгый тыела. Вожатый ул көчле рухлы, әйдәп баручы, балалар белән уртак тел таба белүче кеше. Шуның өчен дә, балалар белән эшләргә теләк белдерүчелүрнең күп булуы сөендерә. Без аларга төрле конкурслар ясап, сайлап алу туры оештырырга җыенабыз. Иң көчле һәм тәҗрибәләре җиткәннәрне генә вожатый итеп билгеләячәкбез. Ә калганнарны лагерьга "вожатый мәктәбен" үтәргә, тәҗрибә тупларга алачакбыз, - ди, керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алиса Спиридонова.

"Айбагыр"ның ишекләре ачылырга санаулы көннәр калып бара. Ашыгыгыз! Гаризалар бары тик 1 августка кадәр генә кабул ителә. Лагерьда балалар рәхәтләнеп ял итеп, яшьтәшләре белән аралашып кына калмый, рухи яктан баеп, керәшен халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән якыннан танышып кайта.

Лагерь тормышы белән газетабыз сайтында көндәлек таныштырып барырбыз.

Юлия Губина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

"Айбагыр" яңа сезонын ача

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев