Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кыяр һәм помидордан ассорти

Хуҗабикәләргә тагын бер рецепт.

Кыяр һәм помидордан ассорти ясау өчен тәмләткечләр укроп, керән, карлыган, чия, дәфнә яфрагы, сарымсак, кара борыч, хуш исле борыч, тоз, борыч, 70 процентлы уксус кислотасы әзерлибез. Ниндидер тәмләткечне салмый да калырга мөмкин яки үзегез яратканын өстәргә була.

Яфракларны һәм тимер капкачларны кайнар су белән пешекләргә.Кыярларның башын кисәргә һәм 1 сәгатькә суда калдырырга, аннары бер кат юарга. Помидорларны юарга, чәнечке белән тишәргә.

2-3 литрлы банкаларга 1 укроп зонтигы, 1 дәфнә ярагы, 1 карлыган һәм 1 чия яфрагы, керән яфрагын һәм 1 тырнак сарымсакны турап салырга, 5 кара борыч, 3 хуш исле борыч өстәргә. Банка беренче итеп кыяр, аннары помидор тутырырга һәм кайнар су салырга, тимер капкачлар белән капларга, суы суына башлаганчы (40 минут) тотарга.

Аннары 1 литр суга 40 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы исәбеннән тозлык кайнатырга. Банкалардагы суны түгәргә һәм тозлык, десерт кашыгы белән уксус кислотасы салырга да капкачларны ябып куярга.

Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев