Сез боларга ышанасызмы? Сынап караганыгыз бармы?
Сез боларга ышанасызмы? Сынап караганыгыз бармы?
- Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: “Менә минем чәчәгем, бармы синең чәчәгең?” -дип мактансаң, ай аны ала икән.
- Күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып чыкмый, имеш.
- Чуан дисәң - чыга, ди, коры ботак, дисәң – корый, ди.
- Балага күз тимәсен өчен, аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки чыбыгы тегеп куялар.
- Тоз түгелсә, кычкырыш була.
- Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.
Нет комментариев