Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чияле пирог

Озакламый бакчаларда чия өлгерә башлар, бу рецептны саклап куегыз.

Чия пирогы өчен түбәндәге продуктлар кирәк:
он — 500 грамм;
ак май — 50 грамм;
сөт (3,2 процент майлылыкта) — 1 стакан;
күкәй — 3 данә;
коры чүпрә — 25 грамм;
төшсез чия — 300 грамм;
шикәр комы — 1 стакан;
крахмал — 2 аш калагы;
лимон согы — 2 аш калагы;
коньяк — 1 аш калагы;
су — 40 грамм.

Иләнгән онның яртысын башка савытка салабыз, чүпрә һәм җылымса сөт кушып болгаткач, җылы урынга куябыз. Күкәйгә бераз шикәр комы, йомшарган май өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Шуңа башта ясап куелган чүпрәле катнашма һәм он салып болгаткач, 1 сәгатькә җылы урынга куябыз.

Чияне юабыз, шикәр комы һәм су өстәп 10 минут кайнатабыз. Суынгач, шуңа крахмал, лимон согы һәм коньяк салабыз. 

Камырның өчтән ике өлешен җәябез. Аны пергамент җәелгән табага салабыз. Өстенә чияле катнашманы тигезләп салып чыгабыз. Калган камырны җәеп, пирог өстенә куябыз, кырларын матурлап бөреп тоташтырабыз. 

Пирог өстен күкәй сарысы белән майлап, духовкада (180 градус эсселектә) 30 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев