Этнографическая мозаика

Җөринең «Тәпи чишмәсе» исеме кайдан килеп чыккан?

Керәшен авылларында легендаларга бай һәм үзенчәлекле атамалы чишмәләр шактый.

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау уза торган Тырлау аланында да изге урын бар. Тау астыннан халык яраткан һәм кадерләгән чишмә ага. Борынгы әби-бабаларыбыз яшәгән чорда тәпие авыртудан интегеп, җәфа чиккән баласын әни кеше шушы чишмә суында юган һәм ни гаҗәп, савыгып, бала аягына баса. Менә шуннан соң «Тәпи чишмәсе» дип исемләнеп, әле бүгенге көннәрдә дә күз карашын иркәләп тора бу чыганак.

Тәпи чишмәсе турында авыл халкы төрле риваятьләр чыгарган. Чишмә кырында бер кечкенә елга бар. Аның исеме Аю елгасы, анда элек аюлар күп булган.


Нет комментариев