Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Болын ромашкасының файдасы күп – белегез!

Аның ярдәмендә бик күп авыруларны дәвалап була.

Дару ромашкасы — болын ромашкасы — бик күп төрле авырулардан дәва булып тора. Иммунитетны ныгыта, салкын тигəндə, эч авыртканда, теш сызлаганда, тамак шешкәндә кулланыла һәм тынычландыра. Ә инде ромашка төнәтмәсе белән юган чәчләр матур булып ялтырап торыр.

Суык тиеп, ютәлли башласагыз ромашка төнәтмәсен эчеп куегыз. Бер стакан сөткә бер чәй кашыгы ромашка салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут сүрән утта тотып, суынгач, сөзеп алагыз. Төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салып, йоклар алдыннан эчәгез.

Ашказаны, бавыр авыруларын дәвалау өчен дә кулланырга була. Моның өчен, 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы ромашка чәчәкләре белән төнәтмә әзерлиләр, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгыннан алып 1/3 стаканга кадәр эчәләр. 

Ромашка төнәтмәсе авыртуны басучы һәм тынычландыручы да булып тора. Ангиналар вакытында чайкау өчен дә кулланалар. Бу очракта төнәтмә 1 стакан суга 20 г чәчәк һәм 4 г бор кислотасы кушып ясала. Күз кабаклары ялкынсынып торганда да ромашка төнәтмәсе ярдәмгә килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев