Төрледән-төрле ни төрле

Әче камырдан күпереп торган коймак пешерү серләре

Коймакларыгыз тагын да тәмлерәк, күпереп торсын дисәгез, әлеге 5 ысулны саклап куегыз.

  • Суга басылган камырдан коймак бигрәк тә күпереп, тәмле булып пешә. Мондый коймакны пешерүе дә җиңелрәк.
  • Коймак матуррак — кызарыбрак, челтәрләнебрәк пешсен өчен онны иләгәч, бераз «ял иттерергә» һәм шуннан соң гына камыр изәргә кирәк.
  • Суга тоз салып болгаткач кына он өстәргә. Болай эшләгәндә, камыр төерчекләнмәячәк.
  • Коймак өчен чи чүпрә әйбәт. Шулай ук тоз һәм шикәр комының чамасын белү шарт. Тозы күбрәк булган камыр начар әчи, шуңа күрә коймаклар төссез килеп чыга. Ә инде шикәр комын күбрәк салган очракта коймак тиз искерә.

Нет комментариев