Татарстан ЮХИДИ машина юлларында камералар урнашкан урыннар картасын онлайн форматта ясаган
Юлда камера куелган урынны интернеттан карап була. Бу турыда ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу мәгълүмат «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларында бар. Камераларны карау өчен «Комплексы фотофиксации на дорогах» сылтамасына басарга кирәк.
Шулай ук гибдд.рф сайтында да үзеңә кирәкле белешмәне табып була.

Чыганак: Интертат
Фото: А.Эшкинин, Интертат
Нет комментариев