Ә сез аларны белә идегезме?
- Үсемлек маен якты урында сакларга ярамый. Болай эшләсәң, чистартылмаган майның төсе үзгәрергә һәм әче тәм керергә мөмкин. Ә чистартылганында - файдалы матдәләр кими.
- Срогы чыккан үсемлек маен кулланмагыз. Чөнки анда зыянлы матдәләр барлыкка килә. Мондый май матдәләр алмашын боза.
- Майны икенче тапкыр кыздырырга да ярамый. Табада калган майны кызганмагыз, түгегез. Чөнки кабат җылынганда анда агулы катнашмалар барлыкка килә. Ә алар азыкка күчәргә мөмкин.
Нет комментариев