Күбебез кибеттән яратып сатып алган "Коровка" кәнфите рецептын тәгъдим итәбез
Моның өчен безгә:
- 1 кап атланмай;
- 250г, 20% каймак;
- 1 кг шикәр кирәк була.
Атланмайны эретергә. Аңа каймак кушарга. Кайнатып чыгарырга һәм шикәр комы өстәп, 30-45 минут кайнатырга. Әзер массаны майланган форма яки табага салып, суынганчы тотарга. Бик тәмле, сузылучан кәнфит килеп чыга.
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев