Организмга кайсы витамин җитмәгәнен ничек белергә?
Полезная информация

Организмга кайсы витамин җитмәгәнен ничек белергә?

Һәр витамин организмда үзенең мөһим функциясен үти. Кайсы витамин җитмәвен кайбер билгеләр буенча ачыклап була икән

Мәсәлән, А витамины җитешмәүнең билгеләре: эңгер-меңгердә начар күрү, кара бетчәләр чыгу, иммунитет начарлану. Бу витамин чөгендердә, кабакта, кишердә, кукурузда, шпинатта, карбызда һәм абрикоста күп.
В төркеме витаминнары җитешмәгәндә кеше начар йоклый, тиз ярсып китә, тиресе кычыта, ирен тирәсе ярыла. Ипи, чикләвек, балык, кузаклылар ашарга кирәк.
С витамины җитешмәсә, еш салкын тия, казналыклар канау күзәтелә, җәрәхәтләр озак төзәлми, чәч торышы начарлана, хәлсезлек барлыкка килә. Бу витамин цитруслылар, шпинат, брокколи, киви, помидорда күп.
D витамины җитешми икән, бу вакытта: аяклар ойый, көзән җыера, тешләр белән проблемалар башлана. Бу витамин кояш нурлары йогынтысында бүленеп чыга. Шуңа күрә күбрәк кояшта йөрергә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев