Кукурузлы җиңел салат рецепты
Бик тәмле була, ясап карагыз әле, сезгә дә ошарга тиеш
Бу салатны ясау өчен кирәк:
- Пекин кәбестәсе,
- 1 банка консервланган кукуруз;
- 1 банка консервланган тунец балыгы;
- 2 яңа өзелгән кыяр;
- 2-3 помидор;
- 200 г сыр.
Салат катлап ясала. Яссы тәлинкә алырга. Шуңа иң беренче вак итеп туралган пекин кәбестәсе җәяргә. Аның өстенә консервланган кукуруз, тунец балыгы (аның маен саркытырга, шуннан соң чәнечке белән изәргә), озынча итеп туралган кыяр, ярымбоҗралап туралган помидор салырга.
Шуннан соң, соус сибәргә. Соус өчен 7 аш кашыгы үсемлек маена 0,5 чәй кашыгы тоз, ярты лимон согы кушарга.
Салатның иң өске катламына угычтан сыр уарга. Салатны консервланган кукуруз, помидор, яшел тәмләткечләр белән бизәргә була.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев