Кайнар бутербродлар
Полезная информация

Кайнар бутербродлар

Бу рецепт иртәнге, төшке яки хәтта кичке аш өчен туры килә

Әзерләр өчен кирәк: ак ипи – 5 кисәк; колбаса – 10 кисәк, сыр – 5 кисәк, помидор – 1. Майонез һәм кетчуп – тәменчә. Әзерләп куелган бутербродларны шунда ук кайнар мичкә урнаштырыр өчен, мичне 180 градуска кадәр җылытырга кирәк.  Икмәкнең һәрбер кисәгенә юмарт итеп кетчуп сыларга. Аның өстенә колбаса, помидор һәм сыр куярга. Сырга майонез агызыр­га. Бутербродларны төбе майланган табага тезәргә һәм 15 минутка мичкә тыгарга.
Шул арада бутерброд белән эчәргә кофе яисә чәй пешерергә мөмкин. Икмәк кетердәп торачак, бу йомшак һәм сусыл помидор белән бик тәмле килеп чыгачак. Тәмле булсын!

Чыганак: Тетюшские зори

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев