Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кавын кабыгы дарудан да файдалырак икән!

Кавынның барлык төрләре дә тәмле һәм гаҗәеп файдалы! Урта Азиядә яшәүчеләр барлык авыруларны да диярлек кавын ярдәмендә дәвалыйлар

Һәм бу бик җиңел аңлатыла, чөнки аны организм бик яхшы үзләштерә. Ул канны чистарта, бөер һәм бәвел куыгындагы ташларны чыгара, матдәләр алмашын һәм ашкайнатуны яхшырта, бик көчле бәвел куу чарасы булып тора.
* Ашыкмыйча 200 грамм кавын ашасагыз, баш авырту бетәр.
* Кавын кабыгын зур булмаган җәрәхәтләргә, яраларга да куеп торыгыз. Болай эшләсәгез, алар тизрәк төзәлер.
* Кавын ваннасы ярсудан арынырга ярдәм итә. Аны әзерләүнең бернинди кыенлыгы да юк. 36-37 градустагы суга бер стакан кавын суы яки кисәкләре һәм туралган кавын кабыклары салыгыз. Шушы дәвалау чарасын 7 тапкыр кабатлау җитә.
* Бөерләр һәм бәвел юлларын чистарту максатында 1 аш кашыгы вакланган кавын төшләре өстенә 1 стакан кайнар су салыгыз һәм 3-4 сәгать төнәткәннән соң көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчегез.
* Җенси көчсезлек күзәтелгәндә 3 аш кашыгы вакланган кавын төшенә 3 аш кашыгы бал кушыгыз һәм көнгә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала берәр аш кашыгы ашагыз.
* Салкын тигәндә (югары температураны төшерү өчен) төше белән бергә сыгылган кавын суын көнгә 1-2 стакан эчегез.
* Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр авыруы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Иң яхшысы, кавынны тамак туйганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашау.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев