Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кабак бик файдалы

Ул кан тамырлары кысылу, симерү, төрле йөрәк авырулары белән җәфаланган кешеләргә ярдәм итә

Кабак йомшагында, төшләрендә сәламәтлекне ныгытучы ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар, аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар икән. Яшелчәдә организм өчен кирәкле матдәләр – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабакның төшләре бик файдалы, чөнки аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм С витамины күп.
Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, су һәм тозлар алмашуына уңай йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзенчәлеген көчәйтә, хлоридларны тиз арада чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч катуын булдырмый. Шул ук вакытта пектин артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, эчәкләргә бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын тергезергә булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең тәэсиреннән саклый.
Иң беренче чиратта ул кан тамырлары кысылу, симерү, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) белән җәфаланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә климакс чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң да, ярдәм итми калмас...

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев