Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иң файдалы азыклар исемлеге

Дөнья диетологлары нинди азык кеше организмы өчен бигрәк тә файдалы дип бәхәсләшүен дәвам итә

Галимнәр фикеренчә, җиләк-җимеш беренче урынны били. Алар йөрәк, кан тамырлары, аш сеңдерү әгъзалары эшчәнлеген яхшырта.
Чикләвек витаминнарга, минералларга, аксымнарга, майларга бик бай. Аны көндәлек рационга кертү — йөрәк, кан тамырлары, шикәр диабеты, анемия, күз авыруларын искәртү дә.
Суган белән сарымсак организмның иммун системасын ныгыту җәһәтеннән бик яхшы тәэсир итә, салкын тидергәндә микробларның таралуына юл куймый.
Кузаклылар — шикәр диабеты, атеросклероз, симерү, аш сеңдерү системасы какшаганнарга тынычланырга, үзеңне кулда тотарга да булыша.
Яшелчәдән шпинат белән салат яфрагы витаминнарга байлыгы буенча тәүге урынны били. Аннары кәбестә белән кишер килә. Кәбестәнең тозлаганы да файдалы.
Балык кан тамырлары системасына, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Ашказаны, биз, артык авырлык белән җәфаланучыларга да ашарга киңәш ителә. Ми эшчәнлеген активлаштыра, җәрәхәтне тиз уңалта, яман шеш күзәнәкләренең үсүенә каршы тора.
Йомырка ашасаң, организмны чистарта, холестерин һәм башка зыянлы матдәләрне чыгара, майны куа. Мускуллар, ашказаны, эчәкләр, нерв системасы өчен дә әйбәт.
Сөттә кальций күп булганлыктан, аны эчү сөякләрне, тешне, чәчне ныгыта.
Яшел чәй — атеросклерозга, шикәр диабетына, гипертониягә, күз чирләренә дәва.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев