Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Банк картасы белән кайда түләргә ярамый?

Түләргә ярамый торган 8 урын

Әгәр веб-сайт «HTTPS» хәрефләреннән башланмаса

 

Әгәр сайтның адресы язылган юлда шушы биш хәреф юк икән, сайт белән тоташтыру сакланмаган. Банк картасы мәгълүматларын кертеп, алардагы мәгълүмат тулысынча конфединциаль булуына инана алмыйсыз. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Электрон почта

Банк картасы реквизитларын күрсәтүне сораган хатларга беркайчан да җавап бирмәгез! Сез фишинг корбаны булырга мөмкинсез. Бу банкалар белән бәйле мошенниклыкның бер төре.

«Урамдагы» хәйриячелек

Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр урамдагы кешеләрдән акча җыя торган волонтерларны еш очрата. Фонд вәкилләре соңрак элемтәгә чыгу өчен сезнең контакт мәгълүматларын сорый ала. Әмма банк картасы мәгълүматларын сорарга аларның хакы юк, бу законга каршы килә.

Телефоннан сөйләшү

Телефоннан сөйләшкәндә банк картасы мәгълүматларын әйтмәгез, хәтта үзегез тулысынча ышанган кешегә дә. Сезнең сөйләшүне чит кешеләр дә тыңлап торырга мөмкин. Һичьюгы бу мәгълүматларны смс яки мессенджерлар аркылы җибәрегез.

Интернет-сатучы турында берни дә билгеле булмаса

Интернеттан ни дә булса сатып алганда банк картасы реквизитларын җибәргәнче, сатучы турында мәгълүматны өйрәнегез. Сатып алучылар бәяләмәсен укыгыз, социаль челтәрдәге аккаунтларын карагыз, эзләү системасында контакт мәгълүматларын тикшерегез.

Түләү картасын сездән яшерсәләр

Кайвакытта түләү өчен сатучы картаны хуҗасыннан берничә минутка алып торырга тели. Мәсәлән, терминал башка бүлмәдә дигән була. Әмма моңа юл куярга ярамый.

Гомуми кулланылыштагы Wi-Fi

Гомуми кулланылыштагы Интернет челтәрендә шәхси яки түләү мәгълүматларын кертергә ярамый. Мондый челтәрне җимерү бик җиңел.

Гомуми кулланылыштагы компьютер

Гомуми кулланылыштагы компьютерда (мондый компьютерлар китапханәләрдә һәм мәгариф оешмаларында бар) бары тик мәгълүмат кына эзләргә була. Бу техникага ышанырга ярамый. Система вируслар белән зарарланган яки компьютерда «клавиатура шпионы» кебек программалар куелган булырга мөмкин. Мондый программалар кулланучы баскан клавишалар турындагы мәгълүматны саклап кала.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев