Бакчадагы чүп үләннәрен бетерүнең җиңел ысулы
Полезная информация

Бакчадагы чүп үләннәрен бетерүнең җиңел ысулы

Алар һәр бакчачының борчуы булып тора инде

Аларны төрле ысуллар белән бетереп карыйлар: утыйлар, агулыйлар... Ә без сезгә бүген тагын бер рецепт тәгъдим итәбез. Бу гади, арзанлы һәм, иң мөһиме, чыннан да ярдәм итә икән. Һәрхәлдә, "Чаллы хәбәрләре" шулай ышандыра.

Моның өчен: 70 процентлы аш серкәсе эссенциясен (180 мл) ике литрга суга салып болгатырга. Шушы эремәне чүп үләннәренә сибәргә.

Бу ысул түтәл ызаннарындагы, рәтләр арасындагы үләннәрне бетерү өчен файдалы. Файдалы үсемлекләргә сибә күрмәгез, юкса алар да үләчәк.

Чыганак: Челнинские известия

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев