Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

«Туганайлар» газетасы чыга башлауга - 22 ел!

2002 елның 5 октябрендә Чаллы шәһәрендә “Туганайлар” исемле культура-агарту керәшен газетасының беренче саны дөнья күрде. 2013 елда газета республикакүләм басма матбугаты статусын алып, Казан шәһәрендә басыла башлады.

Шул гомер эчендә ул Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уңган кешеләре, төрле борчулары турында язып, бик күпләрнең яраткан газетасына әверелде.

Бүген газетаның тиражы 1200 данә булып, ул Татарстанның утыздан артык районында, Россиянең Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Красноярск краенда, Чиләбе, Мәскәү, Самара өлкәләрендә тарала.

Бүген редакциядә 6 хезмәткәр эшли. Алар шушы барлык районнар, төбәкләр белән тыгыз элемтәдә торып, еш кына командировкаларга чыгып, газетаның һәр санын кызыклы, файдалы, кирәкле итеп чыгару өчен тырышалар.

Шулай ук, журналистлар, басма газета гына түгел, ә көндәлек яңалыкларны tuganaylar.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә барлыгы 50 меңнән артык подписчигы булган "Туганайлар"ның группаларында чыгарып баралар. Интернет киңлекләрендә керәшеннәр турында мавыктыргыч видеоязмалар, милли контент булдыралар.

Газета редакциясе Казанга күченгәч, "Туганайлар"ның беренче ут кебек янып торган коллективы Чаллыда калды... Ул коллектив - газетаның башлангычы, төп нигезе! Инде Казанда да 10 елдан артык чыгып килә икән "Туганайлар! Бүгенге коллектив - редакциянең яңа буына, яңа сулышы!

"Туганайлар"да хезмәт куйган Һәрбер журналистка зур рәхмәт әйтеп, "Туганайлар"га мул тормышлы, якты, озын гомер телибез!

“Туганайлар” газетасы алга таба да үзенең төп миссиясен төгәл үтәп, укучыларын яңадан-яңа кызыклы язмалар белән куандырыр, дип ышандырабыз.

Алга таба да сез - керәшен җанлы тугры укучыларыбыз безнең белән бергә булырсыз, дип ышанабыз.

Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 

«Туганайлар» газетасы: тарихыбызны саннар сөйли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев