Алексеевск районының Кр. Баран авылыннан Тамара Иванова да газета турында үз фикерләрен җиткерде.
Тамара Иванова авыл, аның халкы, гомумән, керәшеннәр өчен янып яши. Авылның барлык чараларында да актив катнаша, аларны оештыруда ярдәм итә.
«Керәшен сүзе»ннән үк алдыра башлаган идем, беркайчан да язылмый калганым юк. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы бит! Газеталарның һәр санын саклыйм. Күп кеше интернеттан укыйбыз дип язылмыйлар. Кулыңа тотып газета укуга берни җитми инде. Өстәвенә, газетада бар язмалар да тулырак итеп бирелә. Яшь булсак та, олыгайсак та, булган бар вакыйгаларны күңел белергә тели. Газета килгән көннәрне санап көтеп алабыз. Бик күп яңалык җиткерә. Авыл кешеләре, милли бәйрәмнәребез турында да язасыз, рәхмәт. Белемнек битләре ошый. Аларны җыеп барам. Зур рәхмәт сезгә, туганайлылар»,— дип сөйләде Тамара Федоровна.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев