Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 19нчы (503) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендәге фотога карасагыз, эстрада җырчысы Римма Никитинаның көзге урманда нишләп йөргәне сүзсез дә аңлашылыр. Бу биттә — «Ыру агачы»н өйрәнүчеләрнең II Бөтенроссия форумы уздырылачагы; Мамадыштан гомуми педагоглык династияләре 502 елга җыелган Кирушиннарның республикакүләм бәйрәмдә булулары турындагы хәбәрләр. 

2нче биттәге «Педагоглык стажлары — 400 ел» дигән язманы укысагыз, Алабуга районыннан телевидениенең 1нче каналындагы тапшыруда катнашкан педагоглар Иван Мельников һәм Борис Захаровның ниләр сөйләгәнен белерсез. Шулай ук, гер күтәрү буенча ветеран спортчылар арасында уздырылган дөнья чемпионатында икенче урын алган карендәшебез Александр Дормидонтов турында да язылды. Ил-көндәге һәм төрле районнарда яшәүче карендәшләр турындагы яңалыклар да бар.

3нче биттәге «Кеше серен почтальон гына белә» дигән язмада Әлмәт районының Кәләй авылы хат ташучысы Эльмира Смирнова үз һөнәренең серләрен ача. «Бәрәкәт» яшьләре командасының, «Җаңа адым» проекты белән, слетта катнашулары турындагы язманы кызлар, егетләр укымый калмас.

4нче бит республикабыз районнарындагы керәшен гармунчыларының Җәкәү йортындагы бәйрәменә бирелде. 

5нче биттә Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан бакчасында быел 500 баш кәбестә үстергән тырыш Иван Алексеев турында укырсыз. Башкортстаннан 83 яшьлек Тамара Макарованың «Туганайлар»га кагылышлы фикерләре дә игътибарыгыздан читтә калмас.

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә моннан 160 ел элек ачылган Казан керәшен мәктәбе турында язылды. Александр патшаның бу мәктәп укучыларының ата-аналарына нәрсә әйткәнен дә күңелегезгә салып куегыз.

7нче биттә — «Фронтовик язмалары»ның дәвамы. Ул разведчик Виктор Михайловның сугыш чынбарлыгы турындагы истәлекләре белән таныштыра. Шушы ук биттә газета укучыларыбызның шигырьләре дә урын алды.

8нче биттә РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның сәхнәдә Палый карчык ролен башкарганда кигән күлмәгенең музейга тапшырылуы; бәләкәкй Ульянаны керәшен чиркәвендә чумылдырулары турында яздык. Файдалы киңәш, рецепт, котлау һәм белдерүләр дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев