Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 22нче (506) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә улы махсус хәрби операциядә катнашучы Анфиса Абрамова һәм аның якыннары турындагы язма бирелде (аның дәвамы — 9нчы биттә). Шул ук биттә Башкортстанның Бакалы районында халык иҗаты фестивале булачагы да хәбәр ителде.

2нче биттә Алабуга районындагы Олы Шүрнәк авылында Лисичанск укучыларының кунакта булуы турындагы хәбәр урын алды. Җәкәү йортындагы «Тумар» ансамбле кызларының илкүләм «Время традиций» фестивалендә Татарстан данын яклаулары һәм, шулай ук, Әлмәт районының Кәләй авылындагы каз өмәсе турында да яздык.

3нче бит тә Бөтенроссия «Ыру агачы» форумыннан язма бирелде. Форумда халык тарихын туплау өчен һәр кешенең үз гаиләсенең үткәне һәм тарихын өйрәнүдән башлавы мөһимлеге турында да сүз барды. 

4нче, 5нче битләрне, тулысынча, остазларның остазы булган данлыклы карендәшебез Людмила Белоусова белән уздырылган әңгәмә алып тора. Журналистика, укытучылык, тәрҗемә һәм җәмәгатьчелек эшендә танылган карендәшебез яшьләр турында ниләр әйтә? Әңгәмәне укысагыз, аңларсыз.

6нчы биттә «Бәрмәнчек»нең 15 еллык юбилей концертыннан репортаж урын алды. «Туым җондозы» фестиваленең Чистайда һәм Казанда уздырылган сайлап алу турлары нәтиҗәләре дә бирелде.

7нче биттәге «Сагышларын чигеш итеп күчерә» дигән язманы укыгач, Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында гомер итүче Мария түти Абрамованың яшь чагында ни өчен егетләргә чигүле кулъяулык бүләк итмәве серен белерсез.

8нче биттә үз эшләренең чын осталары булган карендәшләребез — Чистай шәһәре участковые Александр Ванифатьев; җиңү арты җиңү яулаучы шофер, Чаллыда яшәүче Петр Иванов; Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан терлекчеләр династиясе вәкиле Ольга Мурсякова турында укырсыз.

9нчы биттәге «Дин юлында узган гомер» дигән язма Теләче районының Субаш авылыннан Мария түти Капитонова тормышы турында сөйли. Мария түтине авылдашлары ни өчен ихтирам иткәнен дә яздык.

10нчы биттә урнашкан «Белемнек» рубрикасындагы «Изге Спиридон башмагы» дигән язманы укыгач, мөгаен, күпләр Мамадыштагы җараулы Ксения Римляныня храмына бармый калмас. «Белемнек»тә Татарстандагы православие дине һәм җәмәгатьчелегенең V форумы турында да бирелде. Казан духовня семинариясенең 300 еллыгына багышланган бу форумда Рөстәм Миңнехановның Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчеринга нинди бүләк тапшырганын да яздык. Архангел Михаилга инәлү; теләк теләп Ходайдан сорганда укылырга тиешле псаломнар да бар.

11нче биттә күзләре күрмәсә дә, язмыш сынауларына бирешмичә, югары белем алган, телевизион фильмда үзен уйнаган, матур һәм акыллы кыз үстерүче һәм Россиядә беренче үзенчәлекле хәйрия проекты башлап җибәргән җырчы Альбина Абрамова белән әңгәмә бирелде. Шулай ук, Зәй шәһәренең «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбле турындагы язма да урын алды. 

12нче биттәге «Күрше хакын хаклап яшибез» язмасы халык яратып тыңлый торган «Тәртип» радиосы җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлеваның безнең «Туганайлар» һәм керәшеннәр турында ни уйлавы турында сөйли. Бу биттә Менделеевск районының Иске Гришкин авылында булган төбәкара «Җәмле Җураш буйларында» фестивале турында да укырсыз. 2024 елга «Туганайлар» газетасына язылучыларны ниндирәк бүләкләр көткәнен дә белерсез. Әлмәт шәһәрендә яшәүче язучы Зинаида Захарованың яңа китабы тутындагы хәбәр белән дә танышырсыз. Файдалы киңәшләр, рецептлар да ярап куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев