Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 21нчы (505) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә — «Нагайбәк — Уралның бизәге» дигән язманың башы урнаштырылды. Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында оештырылган форумнан һәм фестивальдән газетабызның баш редакторы Юлия Губина ниндирәк уй-фикерләр белән кайткан икән? Бу язманың 4нче биттәге дәвамын укыгач белерсез. 

2нче биттә махсус хәрби операциядәге керәшен егетләренә дәүләт бүләкләре тапшырылу турындагы хәбәр бирелде. Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Николай Дунаевны искә алуга багышланган язма да урын алды. Ил-көн һәм төрле төбәкләрдә яшәүче туганыйлар турындагы яңалыклар да бар.

3нче биттәге «Илнең көче — халыклар бердәмлегендә» дигән язма «Казань Экспо»дагы тантаналы бәйрәм, анда катнашкан карендәшләребез турында сөйли. Бу биткә Иске Зәйдә яшәүче иманчы Иван дәдәйгә багышлаган язма да куелды. Иван Мироновның урман эчендәге «лесхоз»лы тормыш еллары һәм аны дингә китергән вакыйга турында да яздык. 

4нче битне, тулысынча, «Нагайбәкләр — Урал бизәге» дигән язма алып тора. 

5нче биттәге «Бәрәкәт»тә булу — горурлык» язмасы беренче курс студентларына багышланган кичә, студентларның уй-планнары белән таныштыра. Бу биттә Алексеевск ягы керәшеннәре айлыгын йомгаклауга багышланган кичәдән дә язма бастырылды. 

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә урын алган үгеткә игътибар итмичә калмагыз. Аны укысагыз, келәүдә һәм, гомумән, чиркәүдә үз-үзегезне ничек тотарга икәнен дә белерсез һәм истә калдырырсыз. «Гасыр җөзе» рубрикасындагы фото тарихы да гыйбрәтле.

7нче биттә — «Фронтовик язмалары»ның дәвамы. Ул разведчик Виктор Михайловның сугыш чынбарлыгы турындагы истәлекләре белән таныштыра. 

8нче биттәге язмаларга да күз салыгыз. Анда Сарман районындагы Ләке авылыннан «Игәнә» ансамбленең халыкара «Алтын мәйдан» милли мәдәниятләр фестивалендәге уңышлары, шулай ук, боксчылар тренеры Артем Домолазов турында да яздык. Файдалы киңәшләр; тәмле ризык рецептлары да ошамый калмас. Бәлки, балык мантыен үзегез дә пешереп карарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев