Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 6нчы (514) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә барлык карендәшләр өчен шатлыклы яңалык — «Туганайлар» газетасының Россия каталогына кертелүе турында язылды. Газетаны хәзер Татарстаннан читтә, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә почта аша яздыртып алып укый алалар. 1нче биттәге «Аз сүзле, эшкә җитез карендәшләребез» дигән язма Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы керәшеннәре турында сөйли. 

2нче биттә Россия Президентын сайлауда халыкның ничегрәк тавыш биргәне, Владимир Путинның һәм башка кандидатларның ничәшәр тавыш җыйганы турында хәбәр ителде. Бу биттә, шулай ук, 25 апрельдә Җәкәү йортында «Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» дигән темага фәнни-гамәли конференция оештырылачагы турындагы хәбәр дә бар. Республикадагы карендәшләребез тормышындагы һәм ил-көн яңалыклары да урын алды. 

3нче биттәге «Оешма стабильлек өчен җаваплы» дигән язма Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Казанда уздырылган идарә утырышы, анда күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйли. Утырыштан репортажны «Туганайлар» газетасының баш редакторы, республика керәшен оешмасының правление члены Юлия Губина әзерләде.

4нче бит, тулысынча, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы карендәшләребезгә, авылның хәзерге тормышына багышланды.

5нче биттә — II Керәшенчә марафон«. «Туганайлар» редакциясе ВКонтактеда оештырган 21 көнлек марафон турында анда катнашучыларның һәм марафон барышы, андагы матераллар белән танышып баручыларның фикере шактый кызыклы. Ә сез ничек уйлыйсыз? 

6нчы биттәге «Эш яратканны ил онытмый» (Алексеевск районы Кр.Баран авылыннан Александровлар турында) һәм «Киләчәккә илтә атлары, канатлары» (Мамадыш раойны Җөри авылыннан Владимир Никитин турында) дигән язмалар авыл тормышыннан, андагы авырлыклардан курыкмыйча, үзләренең җаннарына якын хезмәттән тәм табып, дөньяны ямьләп яшәүче булдыклы карендәшләребез турында сөйли. 

7нче биттә «Бәрмәнчек» артисты Лиана Алексееваның ничек итеп иң оста кондитерларның берсенә әйләнүе турында укырсыз. Бу биттә Кырымга барып, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр каршында чыгыш ясап кайткан яшь йолдызларыбыз Иван Пугачев һәм Амелия Феофанова уңышлары турында да язылды. 

8нче биттәге «Кешеләрдә дә очар кош язмышлары» дигән язма — язмышы ерак Белоруссиягә гомерлеккә бәйләнгән карендәшебез Любовь Гордей турында. Белорус егете белән гомер кичерүче Любаның ул як халкы, андагы тормыш турында сөйләгәннәре дә игътибарга лаек.

9нчы биттә Башкортстанның Бакалы районы егете, Һава-космик көчләрнең Iнче армиясе командующие урынбасары генерал-майор Андрей Рыцев турында язылды. Мамадыш районыннан Лидия Пасыеваның үзенең өченче буыны туганы Динар турындагы язмасына да күз салырга онытмагыз. Түбән Камада яшәсә дә, Динар Пасыев туган авылы Владимир өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләүче олы шәхес.

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — Ару хәбәр алган көн, Май сөртү җәшереге һәм Олы уразаның үлеләрне искә ала торган көннәре турында язылды. «Фотоларда — керәшен тарихы»нда элекке Корноухово районының Надежда поселогыннан Харитоновларның 1943 елда төшкән фотосы урнаштырылды. Бу биттә Тукай районындагы Мәләкәстән Роза Семенованың авыл әбиләреннән отып алган җыруының тексты да бар.

11нче биттә танылган шагыйрә Луиза Янсуарның өр-яңа шигырьләре белән таныша аласыз. Газета укучыбызның Казандагы күңелле очрашу турындагы язмасы да бирелде.

12нче биттәге «Кечкенә дә, төш кенә» язмасы Чаллы шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек Максим Константинов турында сөйли. Ураза ашлары рецептлары, файдалы киңәшләр дә бар. Котлауга да күз салыгыз, бәлки үз якыннарыгызның, дусларыгызның да туган көннәре, юбилейлары җитәдер... Газетада үзеңне котлаулары турында уку кемгә дә күңелледер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев