Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 4нче (512) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче һәм 3нче битләрендә — Чистай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, Алексей Ефимов белән Ватан иминлеге, патриотлык турында әңгәмә.

2нче биттә Татарстан Халыклар ассамблеясендә соңгы вакытта булган әһәмиятле вакыйгалар, республика дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның яңа срокка Ассамблея җитәкчесе булып сайлануы турында язылды. Шулай ук, журналистика ветераны, вакытлы матбугатта 50 елдан артык эшләүче карендәшебез Виктор Шадринга республика көрәш федерациясенең Дипломы тапшырылу турындагы хәбәр дә бар. Сарман районының Ләке авылыннан Римма Антонованың республикакүләм «Ел хатын-кыз. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурысның зона ярышында җиңү яулавы турында да яздык. Татарстан һәм чит төбәкләрдәге керәшен авыллары хәбәрләре, ил-көн яңалыклары да бар.

4нче биттәге язмалар махсус хәрби операция белән бәйле. Аларны укысагыз, Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Нина Чалмаеваның «Кайда йөрсәгез дә, Ходай сезгә яхшы кешеләр генә очратсын» дип, улларына кайчан һәм ни өчен әйткәнен дә аңларсыз. Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч, Яңа Чишмә районнарында яшәүче карендәшләребезнең хәрби операциядәге якташларга ничегрәк ярдәм итүләрен дә белерсез.

5нче биттә — «Әти сүзе сүз булган» дигән язма. Җырчы Татьяна Ефремованы сәнгать дөньясында бүгенге биеклегенә илткән җырлы юлы башланган гаилә, андагы тәртип, әти-әнисе, Ефремовларның йола-бәйрәмнәргә мөнәсәбәте турында укысагыз, бәлки, үзегез өчен дә файда алырсыз.
Бу биттә күрше Башкортстанның Үмер авылыннан «Туым Жондозы»нда I дәрәҗә лауреат булган бертуган Ксения һәм Екатерина Рыцевалар турында да язылды.

6нчы биттә — Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскеп, Казанда яшәүче Венера Арслановага багышланган язма. Укысагыз, аш-су остасы Венераның күңелендә йөрткән иң олы хыялы турында белерсез. Барлык ризыкны да кунак сыедай тәмле итеп әзерләүче карендәшебез, чакырган кешеләргә табын да көйләшә, ризык та пешереп бирә икән. Бу биттәге «Үрәсбашта — «Туганайлар»га да күз салырга онытмагыз.

7нче биттәге «Тиңдәшләр»гә булмас тиңдәшләр» дигән язма Кукмара районының Кызыл Тау авылындагы керәшен ансамбле, аның җырлы-биюле тарихы, уңышлары, җырчылары белән таныштыра. «Тиңдәшләр»нең башка керәшен ансамбльләреннән кайсы яклары белән аерылып торулары да әйтелде. Анысын сез дә белеп торыгыз. Биредә, шулай ук, Мамадыш районының Дүсмәт авылында элгәреге хатын-кызларның кием үзенчәлеге турында да язылды. Шул районның Колышчы авылында яшәүче һәвәскәр этнограф, зур талант иясе Валентина Максимова бу яктагы милли кием үрнәгендә курчаклар киендергән. Ул курчакларның берсен һәм ниндирәк сүзләр белән кемгә бүләк итте икән бу кул эше остасы? 

8нче битне, тулысынча, Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнелгән язмалар алып тора. Туган телне өйрәнү, ана телебездә сөйләшү... Өлкәннәр һәм яшьләр моңа ничек карый? Редакция журналисты Алинә Галимҗановага карендәшләребез үзләре ниләр сөйләде икән? Бу биттә керәшеннәр өчен 1862 елда төзелгән беренче букварь турында да мәгълүмат бирелде.

9нчы биттә Питрәч районының Әлбәдән авылында яшәүче Александр Козловта әтисенең энесе Михаилның фронттан язган соңгы хаты саклана. Ул хатта нәрсәләр язды икән яу кырында ятып калган керәшен егете? Шул ук биттә Зәй районының Кабан Бастырык авылы янындагы торфлыкта сугыш чорында эшләгән Начтый түтинең гомер буе күңелендә саклап йөрткән сере тутында яздык.

10нчы биттә «Белемнек» рубрикасында Казан шәһәрендәге Тихвин чиркәвенең тарихы һәм хәзергесе турындагы язма урын алды. Мәскәүдә керәшенчә келәү үтүе турындагы хәбәр дә куелды. «Калдык сорау: кемнәр Ходайның — уң, кемнәр сул ягында урын алачак?» — бу хакта, берүк, укымый калмагыз!

11нче биттә — газета укучыларыбызның шигырьләре, күңел хисләре урын алган язмалары. Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәштә 1930 елда туган Николай Тимофеевның дәфтәргә теркәп калдырган хатирәләре бирелде. 

12нче биттә — II керәшенчә марафон башлануы, аның шартлары турындагы хәбәр. 2024 елга «Туганайлар» газетасына язылганнар арасыннан бүләк откан укучыларыбызның шатлыгын да уртаклаштык. Котлаулар, белдерүләр, рецептлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев