Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Надежда Сырышева: «Туганайлар»ны күз карасыдай саклыйк

Яр Чаллы шәһәреннән Надежда Сырышева газета турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

Үзебезнең газетаны алмыйча, аны укымыйча, бу дөньяда яшәү мөмкин түгел. «Туганайлар»га мин бик теләп язылам, чөнки мин бу газетаны бик яратам. Ул – безнең керәшеннәр өчен чыга торган бердәнбер газета.

Һәр яңа килгән «Туганайлар»да үзем өчен бик кирәкле язмалар, мәкаләләр укыйм. Якташларыбызның уңышлары турында укып, сөенеп торам. Газетада бик күп төрле файдалы киңәшләр бар. Алар өчен дә шатланам.

Керәшен була торып та, башка газеталарга язылган карендәшләргә аптырыйм. Башта үзеңнекен алырга, үзеңнекеләр белән кызыксынырга кирәк. Аннан соң, башкаларына да язылырга була.

Без – затлы нәсел дәвамчылары. Үзебезнең җыруларны, әби-бабайдан өйрәнгән гадәтләрне, кабатланмас йолаларны саклый алган шикелле үк, үзебзнең «Туганайлар»ны да күз карасыдай сакласак иде.

Надежда СЫРЫШЕВА.
Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев