Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 5нче (513) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендәге язмалар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче карендәшебез Галина Еремееваның Луганскига барып, айга якын госпитальдә булып кайтуы турындагы язма, аның дәвамы 3нче биттә. Шулай ук, бу биттә Светлана Чурашованың олы бүләккә ия булуы турындагы хәбәр дә урын алган.

2нче биттә — ил-көн яңалыклары. Казанда гөрләп узган "Киләчәк уеннары«н редакциябез журналисты күреп кайтты, уеннарга кыскача күзәтү дә ясады. II керәшенчә марафон турындагы хәбәр дә сезне кызыксындырмый калмас.

3нче биттә карендәшләребезнең махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә булышулары турындагы язма да бик урынлы.

4нче бит Лаеш керәшеннәренә багышланган. Журналистыбыз Алина Кондратьева Лаеш районының керәшен авыллары, аларның билгеле шәхесләре, фольклор коллективы турында язды. Лаеш керәшеннәре ункөнлеген ябуга багышлап, Җәкәү йортында уздырылган кичә турында да укып китә аласыз.

5нче биттәге язмадан Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган Май чабу бәйрәмен ни өчен быел Мөслим керәшеннәре үзләренең сыйлары һәм җырулары белән ямьләгәннәрен белерсез. Шулай ук, Сарман районының Ләке авылында, Ямаш Игәнәйнең китабын тәкъдим итү кичәсе турында да укып китә аласыз.

6нчы биттәге «Белемнек» рубрикасы Олы уразаның мәгънәсе, мөһимлеге, аңа әзерлек һәм дөрес итеп ураза тоту турында.

7нче биттә исә, Балык Бистәсе керәшен авыллары буенча оештырылган экспедиция нәтиҗәләре. Ул гына да түгел, Балтач районының Югары Субаш авылы гөсләчеләре белән дә таныша аласыз.

8нче биттә Александр Игнатьевның яңа гына чыккан беренче клибы һәм «Бәрмәнчек» нең Петербургта гастрольләрдә йөреп кайтуы турында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев