Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 10нчы (518) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә — Олы көннән соңгы якты атналарда авыллардагы элекке җырлы-биюле уеннар, күңел ачулар турында язылды. Түбән Камадагы фольклор коллективларының элгәреге уеннарны яңартып халыкка кайтарулары турында да әйтелде. 

2нче биттә — Татарстан матбугаты көне уңаеннан, «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губинаның язмасы. Бу биттә Чаллы шәһәрендә яшәүче карендәшләребезнең Алла Анасының «Неупивемая чаша» тәресе исемендәге чиркәүләре, аның престол бәйрәме һәм келәү турында да язылды. Төрле төбәкләрдәге карендәшләр тормышы яңалыклары, ил-көн хәбәрләре дә бар.

3нче биттәге «Умарта кортлары кырылды» дигән язма Чистай районының Бахта авылында иң күп умарта тотучы Клара һәм Валерий Минкиннар, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйли. Бу биттә «Айбагыр» этносменасы координаторы Аида Тукачева белән газетабыз журналисты Алинә Галимҗанова уздырган әңгәмә дә урын алды. Керәшен балаларын бу җәйдә "Айбагыр«да ниндирәк яңалыклар көтә? Әңгәмәне укысагыз, белерсез.

4нче биттә — «Ару гына яшисеңме, Көлкәмәр?» дигән язма. Питрәч районының 60лап кына кеше яши торган бу авыл тормышы, аның кунакчыл халкы, аларның үз йола-гадәтләрен саклап яшәүләре, өлкәннәрнең истәлекләре — барысы да язылды.

5нче биттә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган «Халкыма — бүләгем» кичәсеннән репортаж. Ул кичә Тукай районының Борды авылы кызы, җырчы Раиса Тимофееваның тууына 95 ел тулу уңаеннан уздырылды. Керәшен җыурларын беренче булып зур сәхнәләргә алып чыгып, дөньяга таныткан Раиса Тимофееваның иҗат һәм тормыш юлы турында якыннарының, авылдашларының истәлекләре дә бирелде.

6нчы биттә — Мамадыш шәһәрендә яшәп, җәйгелектә районның Ылыя авылында бройлер чебиләр үстереп сату белән шөгыльләнүче фермер Тарасовларның хезмәте, тормышы турындагы язма. Бу биттә, шулай ук, чыгарылыш класс укучыларының киләчәккә уй-планнары турында да язылды.

7нче биттәге «Яулыклар чиктем исәпләп...» дигән язманы игътибар белән укыгыз әле. Керәшен кызлары һәм хатыннары элек башларына бәйләгән яулыкларның бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылганын, үзенчәлекләрен дә белерсез

8нче биттә — Пермь ягында яшәүче Геннадий Гончаровның хаты. Кабан Бастырыктан (Зәй районы) чыгып киткәндә русча бер авыз сүз белмәгән карендәшебез бу хатында үзенең тормышы турында сөйли. Бу биттә, шулай ук, «Зәй офыклары» газетасы журналисты Клара Ермолаева белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакторы Алёна Низамованың хәзерге массакүләм мәгълүмат чарлары турындагы фикерләре дә бирелде. 

9нчы биттә Җиңүнең 79 еллыгына багышланган язмалар бирүне дәвам иттек. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә Кызыл тауда (Кукмара районы) һәйкәл салынуы турында язылды. Балык Бистәсе районының Иванай авылында сугыш ветераны Иван Токранов истәлегенә мемориаль такта урнаштырылуы хәбәр ителде. Аны ачу тантанасыннан һәм ветеранга багышланган истәлек-альбомны тәкъдим итү кичәсеннән язма урнаштырылды. 

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында үз телебездә келәү алып баручы священниклар өчен әзерләнелгән Евангелиенең яңа басмасы турындагы хәбәр бар. «Кызыл Тау чиркәүле булачак», «Теләчедә — Изге урыннар буенча», «Протодиакон Пётр Ильич мәңгелеккә күчте» дигән язмалар да урнаштырылды.

11нче биттә — Минзәлә ягындагы Мәлкән авылының туй йолалары, «Мәлкәнәй» ансамбленең аны сәхнәләштереп сәхнәгә алып чыгуы, Питрау бәйрәмнәрендә халыкка күрсәтүе турында Лариса Әхмәтшинаның язмасы. 11нче биттә газета укучыбыз Анастасия Шәймәрданованың тормышта булган хәлдән чыгып язылган «Эт тугрылыгы» дигән язмасын да укымый калмагыз. «Гасыр җөзе» һәм «Җыруларны барлыйбыз» рубрикасына да күз салырга онытмагыз. 

12нче биттәге подписка рекламасы барыгызны да 10-20 июньдә «Туганайлар» газетасына арзан бәягә язылып куярга чакыра! Җәйге айларда Татарстанда милли бәйрәмнәр уздыру тәртибе дә бирелде. Анда Җөридәге илкүләм Питрау бәйрәменең 13 июльдә уздырылачагы турында да хәбәр бар. Тукай районының Борды авылында яшәүче Валентина Сагутдинова «Туганайлар» турында үзенең ни-нәрсәләр уйлавын да язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев