Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 10нчы (494) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә – Мөслим районының Яңа Усы авылы мәктәбендәге Соңгы кыңгырау бәйрәме турындагы язма. Подписка рекламасына да күз салырга һәм почтага йөгереп барып, “Туганайлар”га язылырга онытмагыз

 

2нче биттәге хәбәрне укыгач, Питрәч районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы карендәшебез Валерий Максимовка Жуков медаленең ни өчен бирелгәнен белерсез. Республикабыздагы халык бәйрәмнәре графигы белән танышырсыз. Башка шатлыклы яңалыкларны, сөенечле вакыйгаларны һәм ил-көн хәбәрләрен дә карагыз.

 

3нче биттә Чистай районының керәшен авыллары халкы, аларның тормышы, бүгенгесе турындагы зур язма урын алды. Шулай ук, республикабыздагы керәшен авыллары яңалыклары да бар.

 

4нче биттәге язманы укысагыз, хәзерге укытучы хезмәтенең дәрәҗәсе бармы-юкмы – шуын белерсез. Ул язма бүгенге көндә үзе дә остазларның остазы булган тәҗрибәле педагог – Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты булып эшләүче карендәшебез Светлана Борисованың хезмәт юлы, эшчәнлеге һәм аның уй-фикреләре турында сөйли.

 

5нче биттәге язмада олы шәхесләр турында да телгә алына: космонавтларны укыткан Никон Егоров һәм, шулай ук, монахиня Лукерия. Ә ул язма үзе Мөслим районының Керәшен Шураны фельдшеры, медицина тармагында 50 ел эшләүче Лидия Егорованың хезмәт юлы, катлаулы тормышы белән таныштыра.

 

6нчы биттә Татарстанның халык артисты, танылган карендәшебез Николай Дунаевны искә алу кичәсеннән репортаж бирелде. Рәссам Михаил Кузнецовның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырылган күргәзмәсен ачу тантанасы турындагы язма да урнаштырылды.

 

7нче биттәге “Җәшләр аланы” рубрикасындагы язмаларның барысы да керәшен яшьләре тормышы, аларның уй-хыяллары белән таныштыра. Танылган җырчыбыз Лариса Басыйрова турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Аны укысагыз, җырчының күңел мавыгуы – традицияләрне саклап, бер үк вакытта заманча зәвыклы да итеп, тамаксалар ясавы, бисердан иконалар чигүе турында да белерсез.

 

8нче биттәге русча материалларның берсе, танылган журналист Виктор Шадринның Татарстан матбугаты көне уңаеннан уйлануларын үз эченә ала. Ә икенчесе – политик фәннәр кандидаты Андрей Денисовның вакытлы керәшен матбугаты белән җәмәгатьчелек арасындагы үзара  бәйләнеше турында сөйли.

 

9нчы биттә редакциябез тарафыннан  март аенда ВКонтакте социаль челтәрләрендә оештырылган беренче “Керәшенчә марафон”га килгән язмаларның берничәсен укый аласыз.

 

10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында Италиянең Бари шәһәреннән Мамадышка Кодрәтләр кылучы Изге Николай тәне калдыклары кайтартылуына багышланган язма бастырылды. . Шулай ук, Тройсын турында хәбәр ителде, иманнар да бирелде.

 

11нче биттә – Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәүче Иван Алекссевның иҗаты җимешләре.

 

12нче биттә – “Кряшен чибяре” конкурсы уздырылуы турындагы хәбәр. Кырымда безнең керәшен яшьләре КВН командасы нишләп йөргән? Анысын да шушы биттәге язмадан белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев