Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 9нчы (517) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә Мамадыш районының Шәдче авыл җирлегенә кергән Ташлыяр һәм Юкәчедәге яңалыклар турында язылды. Җиңүнең 79нчы язында Ташлыяр халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган ир-егетләр истәлегенә һәйкәл ачты. Юкәчедә исә юкәле «Хәтер бакчасы» утыртылды.

2нче биттәге «Дүсмәтлеләр Вадим исемен мәңгеләштерде» дигән язма махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары истәлегенә авыл мәктәбенә мемориаль такта урнаштыру тантанасы турында сөйли. Бу биттә, шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе уздырылачагы турындагы хәбәр дә бирелде. Илнең төрле төбәкләрендә һәм республикабыз районнарында яшәүче керәшеннәр тормышындагы яңалыклар, ил-көн хәбәрләре дә бар. 

3нче бит, тулысынча, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган Бөтенроссия «Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклар» дигән фәнни-гамәли конференциягә багышланды. 

4нче биттәге «Тылдагылар батырлыгы» дигән рубрикадагы язмаларда сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ныклы буын вәкилләре — Саба районының Кырбаш авылыннан Нина Константинова, Питрәчтән Николай Макаров һәм Мамадыш районындагы Колышчы авылыннан Евдокия Федорова сугыш чоры истәлекләре турында сөйлиләр. 

5нче биттә «Кәбен койдыргач, тезләнеп, бер-беребезнең аягын юдык» дигән язма бирелде. Аны укысагыз, иң талантлы җырчыларның берсе булганТатьяна Ефремованың кеше тормышында зур урын алырга тиешле бу дини йолага карашын белерсез. Керәшен җырларын зур сәхнәгә алып чыгучы Татьянаның эчке рухи дөньясы никадәр бай икәнен дә аңларсыз. 5нче биттә республикабыздагы шәһәр һәм авылларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Олы көннең ничек билгеләп үтелүе турында да кыскача язылды. 

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Антипасха, ягъни Фома атнасы турында язылды. Бу язманы игътибар белән укысагыз, Иисус Христосның ни өчен «... күрмәгән килеш ышанучылар — бәхетлерәк» дип әйткәнен аңласыз. «Үгет» кенәгәсеннән биреп барыла торган үгет-өйрәтүләрне дә күңелегезгә салып куярсыз. «Зиратта тәртип нинди булырга тиеш?» дигән язманы да кат-кат укырсыз дип өметләнәбез. Павел әтей Чурашовның проваслав кеше каберен карап торуга кагылышлы өйрәтүләрен һәркайсыбыз үтәргә тиеш. 

7нче биттәге язмалар Җиңүнең 79 еллыгына багышланды. Тарихта аз билгеле вакыйга — II Бөтендөнья сугышында СССРның союзнигы булган АКШның 1944 елның 7 ноябрендәге провокациясе турында язылды. «Сугышта союзниклар «ялгышы» дигән язмада Виктор Шадрин үз әтисе — 866нчы авиаполкның өлкән авиамеханигы Борис Владимировичның истәлекләре турында сөйли. Шул ук биттәге "Бер батырлык тарихы«нда Людмила Белоусова әтисе яклап бабасы — 30нчы елларда Ворошилов райкомының икенче секретаре булган һәм утлы фронт юллары үтеп, 1945 елның маенда хәбәрсез югалган Иван Тимашев турында яза. Озак еллар дәвамында архив документларын өйрәнүе нәтиҗәсендә, бик күп нәрсәләрне ачыклый ул. Шул исәптән, Беренче Белоруссия фронтының 70нче армиясендәге 76нчы Чернигов гвардия укчы дивизиясе составында сугышкан Иван Тимашевның, батырлыклары өчен, III Дәрәҗә Дан орденына бүләкләнүе турындагы язуга да тап була.

8нче биттә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җырчысы, ике бала үстерүче һәм бизнес белән шөгыльләнүче Снежана Абрамова белән әңгәмә бирелде. Бу чибәр керәшен кызының барысына да җитешә алуы сере нәрсәдә икән? Укыгач, белерсез. 8нче биттә Питрәч районындагы Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшованың «Туганайлар» турындагы фикере дә бар. Ә сез безнең газета турында ни-нәрсә уйлыйсыз? Газетада ниндирәк язмалар күрергә телисез? Барысын да язып һәм, Зоя шикелле, газета укыган вакытыгызны фотога төшереп, редакциягә юллавыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев