Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 9нчы (493) санына кыскача күзәтү.

“Туганайлар” редакциясе кемнәргә һәм ни өчен бүләкләр әзерләде? Ул хакта беләсегез килсә, 8нче биткә күз салыгыз. Калган биттәге язмалар да күңлегезгә ошар дип уйлыйбыз.

Газетаның 1-3нче битләрендә Мамадыш районының Комазан Башы авылында сугыш ветераннарына һәйкәл ачу тантанасыннан әзерләнгән язма бирелде. Ул язмада сугыш чоры балаларының җаннарны тетрәндергеч истәлекләре дә бар.

2нче биттә – илебездә һәм республикабызда Җиңү бәйрәмен уздыруга бәйле яңалыклар, карендәшләребезнең төрле конкурсларда уңышка ирешкәннәре турындагы хәбәрләр.

3нче биттә сугыш чоры авырлыкларын кичергән сугыш чоры балалары – Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан Александра һәм Алексей Арзамасовлар турындагы һәм, шулай ук, Җиңү бәйрәме уңаеннан әзерләнгән язмалар урнаштырылды.

4нче бит бер үк авылда, бер үк көнне – 19 майда Питрәч районының Янсуар авылында, бер үк Казак очында туган, бер үк класста укыган Любовь һәм Николай Кутузовлар гаиләсенең бәхет сере белән таныштыра. Кутузовлар – һәркемгә дә үрнәк семья, асыл карендәшләребез. 

5нче биттә хәзерге вакыттагы сирәк һөнәр иясе Арча районының Сәрдәбаш авылыннан Илшат Семёнов һәм аның тәрәзә наличниклары бизнесы турында язылды.

6нчы биттә ике улының берсе Ватан иминлеге өчен үз гомере белән түләгән, ә икенчесе хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы гади бер ана, аның кичерешләре һәм балалары турындагы язманы укырсыз. “Семенов М.М.” язулы танкның барлыгын да белерсез. Бер фото тарихы да кызыксындырмый калмас.

7нче биттә – элекке укучыларының, авыл халкының Мамадыш ягындагы Ылыя мәктәбе укытучысы Федосия Иванова, аның язмышы һәм тормышы турындагы истәлекләр. Бу биттәге газета укучы хаты Зәй районының Әхмәт авылы халкы, Сабантуй мәйданына чыршылар утырту өмәсе турында сөйли.

8нче биттә Алабуга шәһәрендәге “Ак каз” керәшен халык фольклор ансамбленең 35 еллык юбилее уңаеннан журналист Виктор Шадрин язмасы урын алды. Бу биттә бертуган җырчылар Надежда һәм Александр Игнатьевларның Җиңү язына багышланган концерты турында да язылды. Котлау һәм реклама да бар.

Бу саныбыз укучыларга ошар дип ышанып калабыз. Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев