Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Юлия Губина: «Бер-беребезгә терәк булыйк»

“Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Шатлык-куанычларны бергә уртаклашырга, зур сынау алдында бердәм һәм бер-беребезгә терәк булырга өйрәткән 2023 ел да тарихта калып бара. Кулыгызда — «Туганайлар»ның бу елдагы соңгы саны. Аны басмага әзерләгәндә кеше күңеленең шулкадәр нечкә, мәрхәмәтлелекнең — чиксез һәм өметнең яшәү чыганагы икәненә тагын бер тапкыр инандым. Бары тик иңне-иңгә куеп, бер йодрык булып яшәгәндә, эшләгәндә генә тормыш матур булыр һәм нәсел тамырыбыз корымас.

«Туганайлар» — бүгенге көндә газета гына түгел, ә көндәлек яңалыкларны чыгарып бара торган сайт, 60 меңнән артык подписчигы булган социаль челтәрләр һәм, боларга өстәп, үз проектларын булдырган медиа. Мәкаләләрне һәм видеоязмаларны меңәрләгән кеше карый. Ватсаптагы группабызга да 600дән артык карендәшебез кушылды. «Туганайлар» — керәшеннәр берләшә, аралаша торган зур мәйданчык. Шул түгәрәктә матур бер гаиләдәй, бер-беребезгә кирәкле булып яшик. Подписка чорында һәм проектлар вакытында редакциябезгә матди һәм рухи ярдәм иткән дусларыбызга тау итеп, саулык телибез!

Быел да без Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының махсус грантларын оттык. Шулар кысаларында газетабызда халкыбызның милли һәм этник бизәкләрен күрсәтеп, «Керәшен бизәге» һәм хөрмәтле укытучылар белән таныштырган «Остаз» проектларын тормышка ашырдык. Бу темаларга язылган мәкаләләрне кызыксынып укып баргансыздыр.

Ә киләсе 2024 елга халкыбызның гаилә йолалары, булдыклы затлары, өметле яшьләре һәм туган төбәк темасына махсус проектлар әзерләдек. Болар турында бергәләп языйк, карендәшләр! Янәшә-тирәбездә гаҗәеп кешеләр бар. Аларның изге гамәлләрен, үрнәк һәм гыйбрәт алырдай язмышларын халыкка танытыйк. «Туганайлар» — керәшен тормышының, керәшен дөньясының тарихын яза торган көндәлек басма. Чөнки газетаның һәр саны Россия һәм Татарстанның дәүләт архивларына китә, шунда саклана. Еллар узу белән, безнең заман керәшеннәренең яшәеше белән кызыксынучы киләчәк буын кешеләре «Туганайлар» газетасын актарып, халкыбыз тарихы белән танышыр.

Яңа елда илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек һәм чиксез бәхет теләп, 

Юлия ГУБИНА,

"ТАТМЕДИА" АҖе филиалының "Туганайлар" газетасы редакциясе баш редакторыҗитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев