Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 2нче (510) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның Бөтенроссия «Служение» премиясенә лаек булуы турында язылды. Питрәч районының Кәвәл авылыннан Качмануда, кар ерып, чишмәгә су алырга төшкән түтиләрнең фотолары да куелды.

2нче биттә, иң өстә, «Служение» премиясе лауреаты, карендәшебез Анатолий Петровичның бүләкләү тантанасында сәхнәдә Россия Президенты Владимир Путин белән бергә төшкән фотосы бирелде. Бу биттә Җәкәү җортыннан, Татарстан халыклар дуслыгы йортыннан һәм районнардагы керәшен авылларыннан хәбәрләр, ил-көн яңалыклары да урын алды.

3нче биттәге «Авыл мәктәбе чын кешеләр тәрбияли» дигән язма Мамадыш районының Җөри мәктәбе, андагы укчылар һәм укытучылар коллективының тормышы белән таныштыра. Мәктәп директоры Владимир Кузнецовның «укучыларның һәрберсе үзен кирәкле тоярга тиеш» дип нәрсәдән чыгып әйткәнен дә белерсез. 

4нче биттә «Окоп шәмнәрендә — күңел җылысы» дигән язма Татарстан районнарындагы керәшен авылларында (һәм мәктәпләрдә) халыкның махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәме турында сөйли. Татарстанда телевидение, радио, газета-журналлар нәшриятын үстерүдә зур хезмәт куйган карендәшебез, Зәй ягының Сәвәләй авылы керәшене Михаил Долгов турындагы язманы да укырсыз.

5нче биттә — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Ольга Бачкова белән әңгәмәне укысагыз, җырчының планнарын һәм серләрен дә белерсез. Бу биттәге тагын бер язма бар — анысында уку йортларында белем алучы студентларның яшәү өчен акчаны каян алулары турында яздык.

6нчы биттә — «Качману, салкыннары түгел, ә бураннары белән истә калыр» дигән язмада төрле районнарда яшәүче карендәшләребезнең бу бәйрәмдә ниләр эшләгәннәре турында язылды. 

7нче биттә Нардуган бәйрәме, аңа бәйле йолалар, нардуганчылар турында укырсыз.«Керәшен бизәге» рубрикасындагы «Ак калпак — яшьлек, сафлык билгесе» элгәреге керәшен кызларының яратып кигән милли баш киемнәре белән таныштыра. 

8нче биттәге «Ишле булуы — зур бәхет»тә Мамадыш шәһәрендә яшәүче Антоновлар гаиләсенә урын бирелде. Венера һәм Анатолийның үз балаларын тәрбияләүдәге алымнары, бәлки, сезгә дә ошар... 8нче биттә керәшеннәргә аерым ихтирамлы мөнәсәбәттә булган танылган язучы Рабит Батулла белән Зәй районының Сәвәләй авылында булган очрашу турында да хәбәр ителде.

9нчы биттә Зәй районының Кабан Бастырык авылындагы чиркәүгә 88 елдан соң әйләнеп кайткан Кодрәтләр кылучы изге Николай тәресе, бу авылдагы динле нәселләр турында язма бар. Балык Бистәсенең Иванай авылында яшәүче 95 яшьлек Анна Мусатеваның тормышы турында да укырсыз.

10нчы биттә урнашкан «Белемнек» рубрикасында Татарстан митрополиясендәге керәшен приходлары, чиркәү һәм иман йорты булган керәшен авыллары, керәшен священниклары турында тулы мәгълүмат урнаштырылды. 

11нче биттә Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы, укытучы Лариса Әхмәтшинаның шигырьләрен укый аласыз. Питрәч районының Янсуар авылыннан Екатерина Яковлеваның «Яралы, сагышлы бәхете» дә күңелегезгә ошар.

12нче биттә — күренекле карендәшебез, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоровны туган көне уңаеннан котлау; 2024 ел өчен «Туганайлар»га язылган укучыларыбыздан призлар конкурсында бәхет елмайганнарына бүләк тапшырылуы турындагы хәбәр; файдалы киңәшләр; рецепт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев