Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 1нче (533) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Һәр айда язылырга була». Нәрсәгә һәм ни өченме? Әлбәттә, яраткан һәм бердәнбер «Туганайлар» газетасына. 1нче һәм 5нче битләрдәге «Күңелләр берлеге — гаиләдә генә» дигән язманы уку да кызыклы һәм файдалы булыр. «Ходай кушса, икенчесен дә, өченчесен дә алып кайтыр идек» дип әйтүче Юлия һәм Сергей Туктарёвлар — күпләргә үрнәк гаилә корган карендәшләребез.

2нче биттә үзебезнең редакция шатлыгы белән уртаклашабыз: «Туганайлар» дизайнеры, газетаны версткалаучы Фирдания Сабирова Татарстан дәүләт советының Рәхмәт хатына лаек булды. Бу биттә яңа китап турында да хәбәр бар. Ул — галим, фольклорчы Геннадий Макаровның «Яңгыра, борынгы гөслә» дигән китабы. Бу китап — керәшеннәрнең милли уен коралында уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен алыштыргысыз ярдәмлек. Шулай ук, Питрәч, Зәй районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучы батыр карендәшләребез турында да язма бирелде.

3нче биттәге Чаллы шәһәр советы депутаты, Татарстанның халык артисты, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Виталий Агапов белән әңгәмәне дә игътибар белән укырсыз, дип ышанабыз. 2нче биттә — Сарман районының Ләке мәктәбе укытучысы Әлфия Михайлова хаты. Ул хатта сүз укучыларның СВОдагы якташларга ярдәме турында бара.

4нче биттә — «Рожедство, Качману арасы — нардуган йөреп каласы» дигән язма. Ул язманы укысагыз, республикабыздагы керәшен авылларында быел Туым бәйрәмен ничек данлаулары, нардуганчыларның, ил-көнгә иминлек теләп, йорттан-йортка йөрүләре турында бик күп нәрсәләр белерсез.

5нче биттә — яраткан артистларыбыз Лена Бичарина, Галина Казанцева, Олег Фазылҗанов, Лидия Әхмәтова һәм шагыйрә Людмила Аланлының 2024 елны ничек уздырганнары, бу елга өмет-хыяллары турында укырсыз. 

6нчы биттә — «Белемнек» сәхифәсе. Качману, аңа бәйле ышанулар турында язылды. Шулай ук, иманнар, үгет тә бирелде. Агартучы Николай Ильминский истәлегенә Тихвин чиркәвендә уздырылган келәү турында да язылды. 

7нче биттәге «Киңәшле эш таркалмас» дигән язмада республикабызның Керәшен Сәрдәсе, Шәдче, Албай, Дүсмәт авыл җирлекләре башлыклары үткән елга нәтиҗә ясап, үзара салым акчасына быел башкарыласы эшләргә тукталдылар. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерлекне башлаулары турында да сөйлиләр.

8нче биттә «ТАТМЕДИА» уздырган конкурста Мамадыш районының Үсәли мәктәбе укытучысы, газетабызның иң актив хәбәрчесе Лидия Пасыеваның махсус дипломга ия булуы турындагы хәбәр бирелде. Шулай ук, «Туганайлар» газетасына 2025 елның беренче алты аена язылган укучылар арасыннан бүләк уйнатуда катнашкан 200 кешедән приз отучылар исемлеге урнаштырылды. Үзләре откан бүләкне килеп алган укучыларның фикерләре дә язылды. Бу биттә 2025 елда «Туганайлар» газетасы һәм ВКонтактедагы төркемебез аша котлау бирү бәяләре дә бар. Анысына да игътибар итегез, якыннарыгызны, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны, оныкларыгызны, дусларыгызны туган көне белән «Туганайлар» аша да котларга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев