Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 11 январь санына (11 январь, №1) кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә — 9 январь көнне Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе храмында керәшеннәрнең апостолы, миссионер, агартучы Николай Иванович Ильминский истәлегенә литургия булуы, анда Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл карендәшебез Николай Башировка орден тапшыруы хакында да язылды. 

2нче биттә ил-көн һәм төрле төбәкләрдә яшәүче туганыйлар турындагы кыскача яңалыклар бар. Шушы ук биттә “Теләгебез – бер, эшебез уртак булсын” исеме астында “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губинаның газета укучыларыбызга мөрәҗәгате һәм теләкләре басылды.

3нче биттәге «Илнең иминлеге, муллыгы авылдан башлана» дигән язмада республика районнарындагы авыл җирлекләре җитәкчеләре үтеп киткән елга нәтиҗә ясап, яңа елда башкарасы эшләре белән таныштырдылар.

4нче биттәге «Укытучы, прокурор, тәрҗемәче» дигән язма Зәй ягының күренекле шәхесе Михаил Аверьянов турында. Әлеге язма 12 январь көнне прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан басылды.

5нче биттәге Алинә Галимҗанованың «Мисырда күргәннәр: түбәсез йортлар, канализациясез шәһәр» язмасы укучыларыбызны хезмәттәшебезнең Яңа ел алдыннан чит илдә булган сәяхәте, анда күргәннәре һәм хис-кичерешләре белән таныштыра.

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә урын алган Качману алдыннан атнакөнне әйтелә торган үгеткә игътибар итмичә калмагыз. Шулай ук, 19 январь – Ходаебыз Иисус Христосның чумылган көне – Качману турындагы язма да һәркем өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

7нче биттә — Газета укучыларыбының язмалары бирелде. “Таңнар моңы, чишмә җыры – шигырьләрендә” дигән исем астында Зәй районында гомер итүче Клавдия Максимова турында булса, икенче “Гомернең күңелле мизгелләре” дигәнендә Елизавета Малова үзенең гомер агышларын сурәтли. 

8нче биттәге язмаларга да күз салыгыз. Файдалы киңәшләр, авыллардан алган бәйрәмнәргә кагылышлы мәгълуматлар ошамый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле,, Туганайлар", мин бик шат Яңа 2024 нче елның бусагасы аша сезнең белән бергә атлап кергәнемә. Зур рәхмәт . Яраткан газетабызга яңадан-яңа дуслар, яңа үрләр, уңышлар телик. Дөнья тынычлыгы телик.