Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 24нче (508) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре уңаеннан котлавы бирелде. Георгий Ибушевның Яңа елга багышланган өр-яңа шигыре дә урын алды. Бу биттә Җәкәү йортындагы «Җаңа җыл урманында ни булмас?...» дигән бәйрәмнән репортаж да бар. 

2нче биттәге «Бер-беребезгә терәк булыйк» дигән язманы укыгач, «Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губинаның газета укучыларга ни-нәрсә теләвен белерсез. Керәшен дөньясындагы олы вакыйга — Ямаш Игәнәйнең «Изгелеккә әйдәр уем» дигән шигырьләр китабы чыгуы турында да яздык. Дәүләт һәм республика бүләкләренә лаек булган керәшен җитәкчеләр турындагы хәбәр дә басылды. «Туганайлар»ның SMM белгече Олеся Дмитриеваның республика конкурсында 1нче урынны алу шатлыгын да җиткердек.

3нче биттәге «Үз җаебыз, үз көебез» дигән язма керәшен этномәдәни дөньясының 2023 елдагы төп вакыйгаларын үз эченә алды. 3нче биттә, шулай ук, Татарстан рәссамнар союзы җитәкчесе урынбасары, танылган рәссам Мөдәррис Минһаҗевның керәшеннәр турындагы фикерләре бирелде. 

4нче биттә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җырчысы, керәшен туйларын, бәйрәмнәрен алып баручы Илнур Әхәтов белән әңгәмә урнаштырылды. Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Яңа ел маҗарасында нәни тылсымчыны уйнаган Никита Макаров, аның сәләтләре һәм кайсы яктан икәнен дә яздык.

5нче биттәге «Янтарь ташлы, Балтыйк диңгезле Калининград» язмасында — редакциябезнең сайт редакторы Алина Кондратьеваның сәяхәттә алган тәэсирләре, кичерешләре. Ул биттәге «Ананың чулпы чыңлы гомере»нә дә күз салырга онытмагыз. 

6нчы биттә — 2024 елга дини бәйрәмнәрне, уразаларны үз эченә алган календарь бастырылды. Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәве фотосы да урнаштырылган календарь ел дәвамында күз алдыгызда торсын өчен, аңа өегез (я квартирыгыз) стенасында урын тапмый калмассыз.

7нче биттәге «Мин — бәхетле, хыялларым чынга аша» дигән язма физик мөмкинлеге чикле килеш тә гаҗәеп матур картиналар ясаучы яшь рәссам, Зәй егете Андрей Кузьмин, аның иҗаты белән таныштыра. Бу биттә элгәре керәшен хатын-кызлары саклап, кунакка барганда гына гына бәйләгән ефәк дарый яулык, заманча баулы кесәләр турында да язылды. 

8нче биттә Теләче районының Колбагыш авылы халкын борчыган мәсьәлә — мәдәният учагы булган китапханәдә җылы юклыгы, «Беләзек» ансамбле турында язылды. Мамадыш районының Владимир мәктәбе укучысы Эльвина Нислинаның редакциягә юллаган хаты да бар бу биттә. Ул «Авыл лидеры» конкурсында катнашулары турында язган. Шулай ук, Менделеевск ягындагы Бөрешле авылыннан килгән хатта Галина Козлова Яңа ел бәйрәменә әзерләнүләре, урам ёлкасы ачылуы турында хәбәр итә, Нардуган йөрүле елларны да искә ала. 

9нчы биттәге «Патриотлар тәрбияләүче Руслан» дигән язма Әлмәт шәһәрендә 8 яшьлек малайны суга батудан коткарган карендәшебез, аның тормышы һәм олы хыялы турында сөйли.

10нчы биттә урнашкан «Белемнек» рубрикасында — «Дөньяга чынлык кояшы килде» дигән язмада 2000 ел элек Вифлееем каласында Иисус Христосның тууы, аның янына җондозчылар килүе турында хәбәр ителә. Туым көне иманнары да бирелде. Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясе җитәкчесе Павел Чурашовның Рождество белән котлавы да урнаштырылды. 

11нче биттә иске ел белән хушлашып, яңа 2024 елга кергәндә бер төркем карендәшләребезнең ниндирәк уй-планнар белән януы, Яңа ел бәйрәмендәге маҗаралы, сәер хәлләргә юлыгулары турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас. 

12нче биттә — Аждаһа елына гороскоп. Яңа ел табынына бик тиз һәм җиңел әзерләп була торган кабымлык — канапелар рецепты да бар. Яңа ел бәйрәменә бәйле кызыклы фактлар. Котлау, рекламалар да урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев